

Үткән атна ахырында китап бәйрәме Уфаны шаулатты. Күп матур тәэссортлар калдырган бай эчтәлекле чараның программасы югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Фестиваль барышында һәм аннан соң бихисап күренекле кешеләр ярминкә хакында үз фикерләрен әйтте, аңа бәя бирде һәм нәтиҗәләр ясады.
— Бу ярминкәдә үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең! Барысы да шулкадәр матур, күркәм. Бәйрәмдә Уфада Язучылар йортының ачылуы бик зур вакыйга булды. Без аңа шулкадәр сөендек! Элекке бина белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Без, язучылар, мондый игътибарны беркайчан да күргәнебез юк иде. Моның өчен Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улына чиксез рәхмәтлебез, — дип белдерде күренекле язучы Гөлнур Якупова. — Хәзер язучыларга премияләр дә, аларның күләме дә артты. Мондый игътибар, әлбәттә, безне иҗатка дәртләндерә.
Нәкъ “Китап-Байрам”да, яңа ачылган Язучылар йортында Гөлнур Якуповага “Башкортстанның халык язучысы” исеме ташырылды.
Фестиваль көннәрендә Уфада бөтен илдән, дөньядан вәкилләр җыелды. Чара кысаларында китап нәшер итү өлкәсендәге мөһим мәсьәләләрне күтәргән киңәшмәләр, “түгәрәк өстәл”ләр күп булды.
— “Китап-Байрәм " күргәзмәсе — искиткеч һәм мөгаен, илдә иң яхшысыдыр, — дип билгеләп үтте «Белый город» нәшрияты генеральный директоры, Русия китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев. — Без биредә киңәшмә дә, “түгәрәк өстәл” дә үткәрдек. Бүген китапханәләр, китап нәшер итүчеләр белән сөйләшер сүзләр күп. Китап хаклары елдан-ел арта. Быел да 15-20 процентка бәяләр арту көтелә. Ләкин Башкортстан бу өлкәдә иң зур дотация ала, республика җитәкчелеге китап чыгаруга зур игътибар бүлә, бу өлкәдә сизелерлек ярдәм күрсәтелә.
Константин Чеченов белдерүенчә, ул «Китап-Байрам»га инде өченче тапкыр һәм зур теләк белән килә.
— Бирегә төрле төбәкләрдән партнер дусларыбыз җыела. Бу шәһәргә килүдән, яңа китаплар караудан, авторлар белән аралашудан, балага яисә үзеңә яхшы әдәбият сатып алудан һәм, гомумән алганда, вакытны яхшы уздырудан да күңеллерәк нәрсә булырга мөмкин түгел, — дип уртаклашты ярминкәдән тәэсирләре белән Константин Чеченев.
Фестивальдә күңелгә үтәрлек мизгелләр дә булды. Мәсәлән, Гафури районы кешесе Сергей Тимофеев Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтисенең тарихын сөйләде. Брест шәһәрендә хезмәт иткәндә совет солдаты Дмитрий Тимофеев китапханәдән китап ала, ә аны кире кайтарырга өлгерми — сугыш башлана. Ул бу китапны гомере буе саклый, аны кайтарырга хыяллана. Хәзер әтисенең васыятен улы Сергей Дмитриевич тормышка ашырырга тели. Фестивальдә бу тарихны ишетүчеләр арасында аңа ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылган.
Әйе, киңкүләм чара һичкемне битараф калдыра алмады. Мәсәлән, ярминкә кунагы, балалар язучысы, Рунет Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Наталья Слизовскаяны Башкортстан халкының кунакчыллыгы сокландырган, ә Муравьев-Амурский исемендәге Амур өлкә фәнни китапханәсе директоры Оксана Праскова Уфага чын-чынлап гашыйк булуын белдерде.
— Уфада һәр мәйданчык тарихка һәм кешеләргә мәхәббәт белән сугарылган. Ярминкәдә кешеләрнең бәхетле карашлары, елмаюлары җәлеп итә. Бәхетле кешеләрнең шулкадәр күп булуы шаккатыра! Мин Уфага, Башкортстанга гашыйк булдым, бирегә тагын килергә теләр идем, — диде ул.
«Китап-Байрам» Халыкара китап ярминкәсендә катнашучы «Мәскәү» китап Сәүдә йорты аналитигы Ирина Павлюкова яшьләрнең классик әдәбиятны стандарт булмаган формалауга зур кызыксыну күрсәтүе турында сөйләде. Ул китап форумыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Мәскәүлегә бик күп фотозоналар ошаган: “Нәни принц” белән инсталляция, «терелгән» Александр Пушкин һәм Лев Толстой һәм башкалар.
Санкт-Петербург шәһәреннән «Графо» нәшриятының генеральный директоры Елена Оганова китап ярминкәсендә “Мең шәһәр, мең тарих” проекты турында сөйләде.
— Проектның һәр китабы — Русиянең эре шәһәрләренең берсендә уникаль маҗара, анда мавыктыргыч сюжетка урындагы халыкның үз төбәкләренең истәлекле урыннары, тарихы һәм традицияләре турында сөйләгәннәре үрелгән. Петербург һәм Мәскәү турында басмалар дөнья күрде инде, ә Уфа сериянең өченче героинясы булды, — диде ул, безнең республика башкаласына соклануын һәм кунакчыллыгына рәхмәтен белдереп.
СВОда катнашучы, композитор Сергей Нихаенко китап бәйрәмендә беренче тапкыр үзенең сольный концертын бирде. Республикабыз башкаласында беренче тапкыр булуына карамастан, үзен уңайлы хис итүен әйтте, уфалыларның кунакчыллыгына рәхмәт белдерде.
Фестивальгә килгән Урыс әдәби үзәге башлыгы, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Никита Митрохин “Китап-Байрам”нан һәм республикадан бик уңай фикердә калган.
—Сез авангардта! Башка бер республика да болай итеп китап бәйрәменә Халыкара һәм Русиянең уналтыдан күбрәк төбәгеннән катнашучылар җыя алмады. Сезнең төбәк бу өлкәдә эре Евразия мәйданына әйләнде, бу бик шәп! – диде ул.
Чынлап та, Уфа китап укырга яратучыларның иң яраткан шәһәренә әверелде дисәк, ялгышмабыз. Бу фикерне билгеле китап блогеры, Уфада китап клубы оештыручы Ольга Маловица да хуплады.
— "Китап-Байрам" — вакытны бергә, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрүнең менә дигән ысулы. Фестивальдә хәтта бер-ике сәгать тә укуга мәхәббәт үсә торган нигез, — дип белдерде ул.
Әлбәттә, фестивальдә бүгенге актуаль темага – махсус хәрби операциягә, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә дә зур урын бирелде. Шагыйрь, СВО катнашучысы, өлкән лейтенант, танкка каршы взвод командиры Сергей Лобанов «Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсендә актив катнашты, үзенең патриотик шигырьләре, фәһемле чыгышлары белән чараны бизәде. Ул бәйрәмнең һәммәсе өчен бик мөһим һәм әһәмиятле булуын билгеләде.
— Сугыш турында язмауны хыянәткә тиңләп була. Әдәбият – гаҗәп һәм искиткеч инструмент ул. Ә шигърият – йөрәктән йөрәккә күпер, — диде ул.
Русия китап берлеге идарәсе әгъзасы Елена Бейлина Уфаны “китап шәһәре” дип атады.
—Бу – фантастик бәйрәм. Безне бик җылы каршыладылар, — диде башкалабыз кунагы. – Уфа чын-чынлап бөтен илнең әдәби тартылу ноктасына әверелде.
Ярминкә кысаларында безнең республика язучылары белән дә, башка шәһәрләрдән килгән каләм осталары белән дә очрашулар, китап презентацияләре оештырылды. Мәсәлән, Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбайның “Седые ковыли” китабының исем туе үтте, журналист һәм шагыйрә Зөһрә Котлыгилдина — “Без — сугыш балалары” сериясенең дүртенче китабын, илебезнең иң популяр язучыларының берсе Олег Рой яңа әсәрләрен тәкъдим итте, шагыйрә, “Акбузат” балалар журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллина басманың май санын тулысынча “Китап-Байрам”га багышлавы турында сөйләде.
Китап ярминкәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Урал батыр” уникаль басма-эпосының факсимиль күчермәсен республиканың Милли музеена саклауга тапшырды. Бу искиткеч басма “Нур” остаханәсендә чыгарылган. Нәшрият җитәкчесе Вилнур Хәсәнов әйтүенчә, китап борынгы технология буенча күннән эшләнгән.
Тарихчы Александр Черемин “Китап-Байрам”га өченче тапкыр килгән. Ул беренче ярминкәнең аны “грандиозлыгы” белән сокландыруын һәм былтыр да, быел да бу югары дәрәҗәнең сакланып калуын билгеләде.
—«Китап-Байрам» эстафетаны Армия мәдәнияте көннәренә тапшыра, – дип билгеләп үтте Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер быел август аенда Башкортстанда узачак чираттагы мөһим вакыйга турында сөйләгәндә.
Армия мәдәнияте көннәренең төп максаты — СВОда катнашучыларга ярдәм итү, тарихи хакыйкатьне саклау, ватанпәрвәрлек һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү. Оборона министрлыгы вәкиле Уфа китап ярминкәсен үткәннең, бүгенгенең һәм киләчәкнең берләшкән урыны дип атады.
“Ватанны саклаучылар” фонды җитәкчесе Гөлнур Колсарина бу фестивальнең әһәмияте зур булуын билгеләде.
—Ватанны саклаучыларыбыз да бу чарада катнаша, без дә үз китапларыбызны тәкъдим итәбез. Аларда алгы сызыктагы яугирләребезнең тарихлары, хатирәләре урын алган. Бу ярминкәне “рух бәйрәме” дияргә була. Ватанпәрвәрлек рухын һәм мәдәниятне берләштергәне, язучыларыбызның әсәрләре төрле телләрдә дөнья күрә алсын өчен шартлар булдырганга республика җитәкчелегенә зур рәхмәтлебез, — диде ул.
Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының баш мөхәррире Зөлфия Карабаева әйтүенчә, фестивальдә китап сөю төрле халыкларны, төрле милләт вәкилләрен берләштерде, илнең һәм дөньяның төрле почмакларындагы нәшриятлар вәкилләренә аралашырга һәм тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде.
Динар Кәлимуллин фотолары.