Саргайган яфраклар коелгач һәм көз ахырына якынлаша башлагач, урман җәнлекләре үзләренең дустын һәм яклаучысын - аюны кышкы йокыга җибәрергә була. Өненә йомшак ботаклар җәяләр, җылырак төрәләр... Ләкин менә бәла - аюның йоклыйсы килми! Аны нәрсә борчыган? Нигә йоклый алмады икән ул? Һәм, ниһаять, тыныч йоклар өчен геройга нәрсә эшләргә кирәк иде?
Әлеге сорауларга җавапны кечкенә тамашачылар спектакль геройлары белән бергә тапты, барган вакыйгаларда актив катнашты һәм төп геройга мөһим карар кабул итәргә булышты. Тамашадан соң балалар өчен бүләкләр белән мавыктыргыч викторина үткәрелде!
"Бу безнең традицион театраль арт-күрсәтүнең үзенчәлекле күчмә форматы иде. Балалар өчен спектакльләр караганнан соң, без әти-әниләребез белән нәрсә күрүебез, нәрсә хис итүебез турында уйланырга тәкъдим иттек. Мондый диалог - куелышны тирәнрәк аңлау ысулы гына түгел, тамашачыларга үз тәэсирләрең белән уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек тә», - дип уртаклашты безнең белән театр белгече, Русия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Эльвира Дәүләтбирдина.
Фото: пресс-служба "айда играть"