Аерылыштыгызмы әллә, дип тә сораучылар да бар. Мондый имеш-мимешләргә нокта кую өчен җырчы хатыны Резедә белән бергә язылучылары белән элемтәгә чыккан.
– Минем кадрда күренәсем килми. Аллаһка шөкер, бездә барысы да әйбәт. Социаль челтәрләрдә утыру теләгем дә, камерага күренү теләгем дә юк. Көннәр, төннәр, айлар һәм еллар балалар белән уза. Хәтта тоймый да каласың. Башка әйбер белән шөгыльләнергә көч тә, теләк тә юк, – ди Резедә.
Фирдүснең бер хыялы бар икән: Резедәнең ялгыз концертын оештыру теләге. Резедә исә концерт оештыруның гаять зур хезмәт булуын, зур көч һәм энергия таләп итүен, баласы кечкенә булу сәбәпле, әлегә моңа әзер түгеллеген әйтә.
Моннан тыш, Тямаев Резедәгә тамашачыларның, артист хатыны булу авырмы, дигән соравын тапшырган:
– Ничек дип әйтергә… Зарланырга яратмыйм. Яшәргә була. Авыр, әлбәттә. Яшь чагында, әле балалар булмаганда, җиңелрәктер. Хатынның – үз эше, ирнең – үз эше. Балалар белән катлаулырак инде. Әмма яшәргә мөмкин, һәр кешенең үз һөнәре бит. Әле бит вахта ысулы белән берәр, икешәр ай эшләүчеләр дә бар. Дөньяда хәзер тотрыклылык юк. Эш булганда, барысын да онытып эшләргә тырышасың. Күп эшләсәң, сәламәтлек “аксый” башлый… Кешеләргә авыр хәзер, – ди Резедә.
Фото: Резедә Әхмәтвәлиева социаль челтәреннән.