+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Дмитрий Маликов: «Әйдә уйнарга» фестивале балаларга сәләтләрен табарга булыша”

Танылган музыкант һәм композитор Дмитрий Маликов Уфада «Айда/Әйҙә играть» II Бөтенрусия уенчыклар һәм уеннар фестивален ябу тантанасында чыгыш ясады.  

Дмитрий Маликов: «Әйдә уйнарга» фестивале балаларга сәләтләрен табарга булыша”Дмитрий Маликов: «Әйдә уйнарга» фестивале балаларга сәләтләрен табарга булыша”
Дмитрий Маликов: «Әйдә уйнарга» фестивале балаларга сәләтләрен табарга булыша”

Артист, фестивальнең концепциясенә сокланып, аны чын-чынлап уникаль проект дип атады. Ул җиде яшьлек улын үстерүен һәм балаларга кызыклы ял уйлап табуның никадәр җиңел булмавын яхшы белүен билгеләп үтте. Аларның гаиләсендә, мәсәлән, күптән түгел генә балыклар белән аквариум барлыкка килгән.

«Әйдә уйнарга» фестивале, артист сүзләренчә, балаларга бик тиз үзгәрә торган дөнья шартларында күңелләренә хуш килгән шөгыль табарга мөмкинлек ача, анда күп кенә традицион һөнәрләр яңа технологияләргә урын бирә.

Артист улының яраткан уенчыгы турында җылылык белән сөйләде. Аның ике яраткан Чебурашкасы бар, алар аның караватында яши икән. “Улым аларны бик ярата!" - дип уртаклашты Дмитрий Маликов.

Тәрбия турында сөйләгәндә, Дмитрий Маликов улына сайлау иреге бирүен билгеләп үтте: ул әле үзен йөзүдә, музыкада һәм рәсем ясауда сынап карый.

Үзенең балачагыннан аермалы буларак (аңа музыкаль белем бирү турында карарны әти-әнисе кабул иткән), Дмитрий аңлы рәвештә һөнәр сайлау принцибын тота. Дмитрий Маликов төрле эшчәнлек төрләре белән танышу аша балаларның акрынлап үсешенең мөһимлеген ассызыклый. «Әйдә уйнарга» фестивале нәкъ менә шуны эшли дә инде, өстәвенә интерактив форматта.

- Биредә уенчыклар гына түгел, танып-белү уеннары, файдалы активлыклар да бар. Алар балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыра – бу бик шәп! Минемчә, мондый фестивальне уздыру тәҗрибәсен башка шәһәрләргә һәм төбәкләргә дә өйрәнергә кирәк, — ди ул.

Дмитрий Маликов үзенең чыгышлары өчен җырлар сайлау турында сөйләде: ул төрле яшьтәге тамашачыларга кызыклы булачак репертуарны сайларга омтыла. "Иң авыры, әлбәттә, кечкенәләргә ярарга тырышу. Әмма бүген минем җырларыма кушылып җырлаучы нәниләр дә булды", - дип билгеләде музыкант.

Ахырда җырчы фестивальнең Уфаның күркәм традициясенә әверелүен теләде һәм оештыручыларга чакырулары өчен рәхмәт белдерде. Озак вакытлы тәнәфестән соң Уфа тамашачылары белән җылы очрашу аңа аеруча кадерле булган.

Фото: “ufa-news.net”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас