+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Иң авыры шул булды"

Татарның мәшһүр җырчысы Әлфия Авзаловага катлаулы диагноз куелганнан соң ниләр кичерүен аның кызы Зөлфия сөйли.

"Иң авыры шул булды""Иң авыры шул булды"
"Иң авыры шул булды"
«ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының алып баручысы Лилия Кадыйрова, кунак итеп, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалованы чакырган иде. Бу хакта "Интертат" язган. 

"Диагноз куелганнан соң ул сәхнәдә 15 еллап җырлый. Әмма аның алдыннан бик катлаулы этап булып ала. Сез аны ничек үттегез?" - дип сорый ул.

"Бик авыр булды ул этапны узуы. Без бәләкәй кыз белән каникулга кайттык. Әнинең муенында – каз йомыркасы кадәр шеш. Ирем элек табиб булып эшләде. «Миңа ошамый бу, тикшертергә», – диде. Барысын да вакытында эшләгәч, әни аннан соң да 20 ел яшәде. Алдан, операция булышмас, дип курыктылар, онкологлар «ясамыйбыз, куркабыз» диде.

Минтимер Шәриповичка рәхмәт әйтәм. Ул, бу хакта ишеткәч, ярдәм итәргә тырышты. Ул тикшеренү нәтиҗәләрен Франциягә җибәрергә ярдәм итте, алардан консультация алдык.

Без аптырап калдык. Әнигә «синдә – яман шеш» дип әйтмәдек. Ул вакытта белсә, шунда ук үлә иде. Яман шешкә әверелмәсен өчен профилактик химия эшлибез, дидек. Ә ул дивана түгел, аңлый. Иремнән сорый: «Син – табиб, әйт әле», – ди. «Зөлфия дөрес әйтә, әйе, шулай», – диде ул. Без аны ышандырдык.

8-10 химия алды. Чәче коела башлады. Ирем балалар белән (ул вакытта Зөлфия Нигъмәтҗанова гаиләсе белән анда яши) чит илгә китте. Мин әни белән калдым. Беркөнне чәче коелганын күрсәтә. «Мин пеләш калам, димәк, миндә – яман шеш», – ди. Сеңлем белән Мәскәү базарына барып, аның чәченә охшаган парик алып куйдык. Миңа чәчен кырып алырга кушты. Көзге. Әни утыра. Мин әнинең чәчен ничек алырга белмим, кулым калтырый, үлә яздым. Әнинең күзеннән яшь ага. Менә хәзер сөйлим, авыр. Иң авыры шул булды", - ди Зөлфия ханым.
 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас