+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Җан тынычлыгы – зур бәхет!”

 Башкортстанның атказанган артисты Фирзинә Абдуллина белән әңгәмә

“Җан тынычлыгы – зур бәхет!”“Җан тынычлыгы – зур бәхет!”
“Җан тынычлыгы – зур бәхет!”
   

     Июнь аенда эссе бөркеп торган авыл иртәсендә тынлыкны тыңлаганыгыз бармы сезнең? Күңел ишекләрен шар ачып, табигать белән бер дулкында йөзгәндә ул тынлыкта әллә күпме сихри моң, таныш һәм таныш булмаган ноталарны ишетергә була: өзелеп сандугач сайравы, сыерчык моңы, чыпчыклар чыркылдашуы, кәккүкнең бертуктаусыз “кәккүк” дип санавы, һавада очкан кигәвен, черки, чебеннәр гүләвеннән тоташ бер оркестр уйнавы, агач яфракларының акрын гына искән җилгә тибрәлүе, челтер-челтер килеп чишмә агуы... Табигатьнең шушындый илаһи бер мәлендә туганнарның күңеленә Ходай Тәгалә моң саладыр. Июнь аенда дөньяга аваз сал­ган Фирзинә Абдуллинаның тавышы да нәкъ челтерәп аккан чишмәне хәтерләтә, күкрәген ярып чыккан моңы күңелләрне юата, яшәүгә дәрт өсти.

     – Фирзинә ханым, Сезнең белән танышуга минем күңелдә сорау туды: 60 яшь үренә чыкканда да буй-сыныгызны, сылу йөзегезне кызларныкы кебек ничек сакладыгыз?
   
– Дөресен генә әйткәндә, диета да тотканым булмады, иртәнге гимнастика ясауны исәпкә алмаганда, фитнес белән дә көне-төне шөгыльләнгәнем юк. Күрәсең, табигатем шундый. Әнием Флүзә Гәрәева да үз яшенә күпкә яшьрәк күренә, ә аңа инде, Аллаһка шөкер, 83 яшь.
   
      – Җыр-моңга осталык та әние­гездән күчкәнме?
     – Мин җыр-моң яраткан гаиләдә туып-үстем. Әтием Глүс Габбас улы хәрби кеше иде, кызганыч, ул инде күптәннән мәрхүм. Әнием Илеш районының Югары Яркәй авылында яши. Әтием белән әнием икесе дә Илеш районының Исәнбай авылында туып-үскәннәр. Энемнәр Газинур, Айбулат белән минем балачак та Исәнбайда узды, дисәм, арттыру булмас. Мөмкинлек килеп чыккан саен авылга кайта идек. Ул чакта кешеләр арасындагы мөнәсәбәт тә башкача иде. Туганнар, күршеләр бер-берсен кунакка чакырып, мәҗлесләр үткәрә иде. Менә шундый табын артында, өлкәннәр җырлыйлар да, бииләр дә. Ә без, бала-чага, аларны читтән генә күзәтә идек, өстәл астына кереп, шунда җырлар тыңлап, отып калырга тырыша идек.
     
      – Картәни белән картәти тәр­биясен алып үскән балалар, һич­шиксез, бәхетле. Монда буыннар чыл­бырының дәвамлылыгы, өл­кәннәр үзләренең гомере дәва­мында туплаган акыл, тормыш тәҗрибәсе, гаилә гореф-гадәтләрен тапшыруның мөһимлеген дә әйтеп була. Әлбәттә, болар баланың формалашуына йогынты ясамый калмый. Килешәсездер?
     – Әйе, килешәм. Әнием тугыз балалы гаиләдә үскән. Аларның һәркайсы үз гаиләләре белән барысы бергә туып-үскән нигезгә җыелып кайта иде. Картәни белән картәтинең җылы канаты астына барыбыз да сыена һәм сыя идек. Әниемнең әтисе Галиәхмәт картәтием дә, әтием дә матур җырлый иде. Әтием җырларның сүзләрен кулдан язып, блокнотлар эшли иде. Мәҗлесләрдә шул блокнотларны таратып биреп, кунаклар белән бергәләп җырлаганнары әле дә хәтердә. Әнием бүген дә халык җырларын бик оста башкара.
     
     – Балачагыгызның иң матур хатирәсе дә Исәнбай белән бәйледер, шулаймы?
     – Балачакны искә төшергәндә, әлбәттә, Исәнбай авылы, аның матур табигате күз алдына килә. Миңеште елгасында су коену, дусларым белән бергәләп кер юу кызыклы һәм күңелле була иде.
   
 
     – Балачактан сәнгать юлыннан китәргә хыялландыгызмы?
     – “Актаныш таңнары” җырын “матур җырлыйсың” дип, кечкенәдән урындыкка бастырып җырлатсалар да, мәктәп елларында районның балалар хорының солисты булсам да, җырчы булу теләге юк иде. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Нефтекама педагогия училищесына укырга кердем. Анда ике ел укыгач, туган ягыма кайтып, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым. Бер үк вакытта Югары Яркәйдәге үзешчәннәр көче белән оештырылган концертларда җырлыйм, бию коллективында шөгыль­ләнәм. Район мәдәният йортында эшләп килүче хор җитәкчесе Рәсилә апа Басыйрова мине Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге җыр конкурсында катнашырга чакырды. Мин ул бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, беренче урын яуладым. Конкурсның жюри әгъзалары миңа сәнгать институтына укырга керергә тәкъдим итте һәм мин тәвәккәлләп карарга булдым. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, сәнгать институтының вокал бүлеге студенты булып киттем.
     
      – Күпләрнең тормышында студент еллары мөһим роль уйный. Сезнеке ничек булды?
     – Студент елларында гөрләтеп укыдым да, гастрольләргә дә йөрдем, чөнки филармониядә дә эшкә урнашкан идем. Шул елларда кияүгә чыгып, Венер Абдуллин белән гаилә кордык.
   
      – Фирзинә ханым, Уфада эшләп йөргән җирегездән Стәрлетамакка күчкәнсез. Моның сәбәбе нидә?
     – Сибай, Баймак якларыннан чираттагы гастрольләрдән кайтышлый Стәрлетамакта да концерт куйдык. Нәкъ шул чакта Стәрлетамак шәһәре филармониясен ачу өчен коллектив туплыйлар иде. Концерттан соң безнең янга шәһәр мэры Спартак Әхмәтов килде һәм филармониядә эш тәкъдим итте. Без, бер төркем яшьләр, шатланып ризалаштык, чөнки ул һәркайсыбызга фатир биреләчәген әйтте һәм без Стәрлетамак филармониясенең беренче карлыгачлары булып, тарихка кердек. Озакламый Венер Абдуллин, Миңнегали Хөс­нетдинов, Рәйханә Хәсәнова, Миңнегали Хәсәнов, Ильяс Йосыпов, Радик Галимҗанов, Рамил Гыймранов белән концерт бригадасы төзеп, эшли башладык.
   
     – Һәр артистның үз репертуары була, билгеле. Күңелегезгә нинди җырлар якынрак?
     – Мин татар һәм башкорт халык җырларын бердәй яратып башкарам. Ә инде репертуарга килгәндә, урыс, башкорт, татар, итальян, казах телләрендә эстрада җырларым бар.
   
     – Артистларның шәхси тормышы да башкаларның күз алдында. Беренче ирегездән аерылуны авыр кичердегезме?
    – Һәркемгә дә нинди дә булса катгый адым ясау җиңел бирелмидер ул, минемчә. Яшьли яратышып гаилә корган кешедән, улымның әтисеннән аерылу җиңелдән булмады, әлбәттә. Күрәсең, язмышларыбыз шулай язылгандыр. Икенче ирем – Зариф Кәримов – сәнгать дөньясында танылган кеше. Аның белән гаилә коргач, кызыбыз туды, Уфага күченгәч, мин шәһәр мәдәният йортында солист-вокалист булып эшли башладым һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт куям.
   
     – Алма агачыннан ерак төшми диләр. Балаларыгыз да сәнгать юлыннан киттеме?
     – Артур гаиләсе белән Себер тарафларында яши. Кечкенәдән матур җырласа да, сәнгать юлын сайламады. Ул – табиб-стоматолог. Эшен бик яратып башкара. Кызыбыз Алсу бүген декрет ялында. Аның гаиләсендә 3 һәм 1 яшьлек малайлар үсеп килә. Алсу һөнәре буенча музыкант, ул саксофонда уйный.
   
     – Һәр һөнәрнең авыр яклары була. Җырчы һөнәренең үзенчә­лекле ягын әйтә аласызмы?
     – Җырчы һәрвакыт үз-үзен формада тотарга тиеш. Бу бигрәк тә тавышка кагыла. Табигатьтән бирелгән зур бай-
лык – тавышны һәрвакыт саклау чарасын күрү мөһим. Моңа өстәп, буй-сынны, йөз-кыяфәтне дә матур тотарга кирәк.
     
     – Уңышка ирешкән кеше янында аңа аяк чалучылар да була. Сезнең тормышта андыйлар булдымы?
     – Әлбәттә, булды. Тик мин андый кешеләрдән читләшергә тырыштым һәм тыныч кына үз юлымнан баруымны дәвам иттем.
     
      – Көтелмәгән уңышка иреш­кәнегез булдымы?
     – Тормышта төрле хәлләр була. Көтеп тә кулдан ычкынган уңыш булырга мөмкин. Ә менә 2021 елда Уфада узган “Матур хатын-кыз” бәйгесендә катнашып, җиңү яулавым, чынлап та көтелмәгән уңыш булды.
   
      – Сез бәхетле хатын-кызмы?
     – Гаиләм, балаларым, оныкларым, әниемнең исән-имин булуы белән мин бәхетле. Кешенең күңеле тыныч булса, ул – бәхетле.
     – Фирзинә Глүс кызы, җылы һәм эчкерсез әңгәмәгез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә җан тыныч­лыгында иҗат итәргә, яшәргә язсын!


    Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас