

Фестивальнең беренче көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Айда/Әйҙә играть” II Бөтенрусия уеннар һәм уенчыклар фестивален ачу тантанасы кысаларында күргәзмә экспозицияләрен, тематик зоналарны һәм чараның мәйданчыкларын карап чыкты.
Төбәк җитәкчесе башкорт телендә “сөйләшүче” уенчыклар ясау остасы Руфия Ханова белән аралашты. Радий Хәбиров винтаж, заманча самолетлар һәм хәрби уенчыклар күргәзмәләрен, шулай ук “Шахмат һәм шашка” мәйданчыгын карады.
Республика Башлыгы шулай ук “Космос в красках” зонасында булды. Ул Уфа шәһәре планетариеның тематик чатыры рәвешендә тәкъдим ителгән һәм “Кояш системасы” махсус арт-объекты белән бизәлгән.
Түбән Новгород һәм Киров өлкәләрендә балалар уенчыклары җитештерүчеләр мәйданчыкларында булганда Радий Хәбиров алар белән төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты, аларны республика белән багланышларга чакырды.
– Уенчыклар җитештерү – җитештерүнең катлаулы төре. Ул Киров, Түбән Новгород, Мәскәү өлкәләрендә һәм Мәскәүдә яхшы үсешкән, – дип билгеләде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмә вакытында. – Башкортстанда балалар товарларын 80нән артык предприятие җитештерә. Без балалар товарлары җитештерүчеләр кластерын булдырдык һәм хәзер шуның белән шөгыльләнергә теләгән төбәкләрнең көчләрен берләштерәбез. Минем аңлавымча, яхшы уенчык – иң мөһим стратегик әйбер. Балалар ләззәт, интеллектуаль үсеш һәм дөрес тәрбия ала.
Чара илнең төрле төбәкләреннән 150гә якын җитештерүчене һәм кәсепчене берләштерде.
Ачылу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Төбәк җитәкчесе үзебезнең ил уенчыклар индустриясен үстерүнең мөһимлеген ассызыклады һәм фестивальнең барыннан да элек балалар өчен уздырылуын билгеләде, әмма аның тагын да тирәнрәк максаты – киләчәк буыннарны тәрбияләү.
– Уенчык – ул күңел ачу гына түгел. Бу – тәрбиянең мөһим коралы. Баланың кем булып үсүе аның нәрсә белән уйнавына бәйле, – диде Радий Хәбиров. – Фестивальнең идеясен хуплаган һәм Уфага килгән һәркемгә рәхмәтлебез. Бүген безнең балалар көчле, акыллы һәм бәхетле булсын өчен уенчыкларның нинди булырга тиешлеге турында фикер алышырбыз.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова Радий Хәбировка фестивальнең товар билгесен теркәү турында таныклык тапшырды. Бу адым чараның милли мотивлар һәм башкорт тәңгәллеге нигезендә эшләнгән визуаль стилен һәм фирма символикасын теркәргә мөмкинлек бирә.
Сәламләү сүзе белән Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе президенты Антонина Цицулина да чыгыш ясады. Ул билгеләвенчә, быел уеннар һәм уенчыклар рәсми рәвештә креатив индустрияләр исәбенә кертелгән, ә якын арада бу өлкәдә эшләүче дизайнерлар өчен профессиональ стандарт расланачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Айда/Әйҙә играть!” II Бөтенрусия фестиваленең пленар дискуссиясендә катнашты.
Чара кысаларында хакимият органнары җитәкчеләре, экспертлар һәм товар җитештерүчеләр балалар товарлары индустриясе эшенең төп юнәлешләре турында фикер алышты. Пленар дискуссиянең темасы – “Киләчәк өчен уен: сәнәгать үсешнең милли максатларына ирешүгә ничек ярдәм итә”.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, төбәктә ел саен дистәләгән предприятие миллионлаган балалар товары чыгара, ә дәүләт аларны ташламалар һәм субсидияләр белән дәртләндерә.
Лилия Гомәрова уенчыкларның идеологик ролен билгеләп үтте: “Аларны җитештерүгә акча салып, без илнең киләчәгенә инвестицияләр кертәбез”.
Илнең сәнәгать министры урынбасары Екатерина Приезжева санкцияләр Русия җитештерүчеләренә бушаган базарны яуларга яңа мөмкинлекләр ачты, дип ассызыклады.
Продукциянең хәвефсезлегенә һәм уеннар аша патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирелде. Русиянең мәгариф министры урынбасары Андрей Корнеев билгеләп үтүенчә, балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен илебез уенчыкларының бердәм исемлеге инде расланган.
Фестиваль шулай ук яңа проектларны – мәсәлән, Башкортстаннан 153 заявка бирелгән “Кадерле уенчык” Бөтенрусия конкурсын тәкъдир итү мәйданчыгына әверелде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хакимият белән җитештерүчеләр арасындагы хезмәттәшлекне даими тармак киңәшмәләре аша көчәйтергә тәкъдим итте.