+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Мәскәүдә Сабантуй гөрләде!

Башкорт халкының милли ризыклары, киемнәре, мәдәнияте һәм башка гореф-гадәтләре чарада катнашучыларның күңеленә хуш килде.

Мәскәүдә Сабантуй гөрләде!Мәскәүдә Сабантуй гөрләде!
Мәскәүдә Сабантуй гөрләде!

Узган ял көннәрендә Мәскәүдә "Коньковские пруды" буасында беренче тапкыр «Сабантуй — 2025» фестивале узды, ул буыннан-буынга тапшырыла торган Башкортстан мәдәнияте, йолалары һәм традицияләренә багышланган иде. Оештыручылар чын Сабантуй рухын башкаланың көньяк-көнбатышында яшәүче йөздән артык кешегә тапшырырга омтылды.

Бәйрәм кунакларын традицион спорт ярышлары, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, милли ризыклардан авыз итү, төрле күңел чаралар көтә иде.

Буаның үзәгендә, зур понтонда, кабатланмас милли атмосфера тудыручы тирмә урнаштырылган. Эчке бизәлеше башкорт халкының көнкүреше турында сөйли иде. Килүчеләрнең игътибарын милли костюмнар һәм декоратив-гамәли сәнгать әйберләре күргәзмәсе җәлеп итте. Киемнәрне карап кына калмыйча, истәлекле фотосурәтләр ясап, киеп карарга да мөмкин иде.

Дөньяда иң тәмле һәм шифалы балларның берсе саналган билгеле башкорт балы да фестивальнең йолдызына әверелде. Кунаклар иң яхшы сортны татып карадылар.

Фестивальдә кулдан эшләнгән милли курчаклар, башкорт бизәнү әйберләре һәм мамыктан эшләнгән әйберләр, шул исәптән легендар башкорт Шәле тәкъдим ителде.

Мәскәүнең башкорт иҗат коллективларының үзенчәлекле һәм якты чыгышлары белән тулыланган бәйрәм концерты үзәк вакыйга булды.

Көне буе буа өстендә курай һәм башкорт халык көйләре яңгырады, ә кунаклар бәйрәмнән бик яхшы кәеф һәм энергия белән киттеләр.

Чара Башкортстан Республикасының Русия Федерациясе Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Башкортстан Республикасының Мәскәү шәһәрендәге дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген тәэмин итү аппараты, Мәскәү шәһәренең көньяк-көнбатыш административ округының Коньково районы управасы, башкорт иҗтимагый оешмалары һәм иҗат коллективлары белән берлектә оештырылды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас