

Бу вакытта ул туган авылы – Башкортстанның Борай авылында булган.
«Бүген безнең йөрәкләребез хәсрәттән өзелә. Коллегабыз, дустыбыз, талантлы биюче Азамат вафат. Күптән түгел ул үзенең туган ягы – Борай авылына кайтып киткән иде, анда туганнарына булышкан, бакчада эшләгән. Ул урамда какы җыйган, ә якында гына урнашкан колхоз үз кырларын төрле химикатлар белән эшкәрткән булган. Җил әлеге химикатларны төрле якка таратып, барлык үләннәр дә агулы булган.
Азамат бик каты агуланган. Берничә көн үзен начар хис иткән, температурасы күтәрелгән. Аны больницага алып киткәннәр. Табиблар соңга кадәр аның гомере өчен көрәшкән. Без аны коткарырга тырышкан, өметләнгән, ярдәм иткән һәрбер кешегә рәхмәтле.
Азамат 2 атна комада булды, ләкин табибларның тырышлыкларына карамый, аның организмы чыдый алмаган. Ул безнең арабыздан китте.
Азамат безнең төркемебезнең йөрәге һәм горурлыгы иде. Мин белгән якты, игелекле, самими кешеләрнең берсе. Аның таланты, энергиясе һәм җылысы безнең белән мәңге калачак. Урының оҗмахта булсын, Азамат. Барлык туганнарының, дусларының, якыннарының кайгысын уртаклашам», – дип язган Ришат Төхвәтуллин.
Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының авыр кайгысын без дә уртаклашабыз.
фото: Төхвәтуллинның шәхси аккаунтыннан.