+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Кайбер кешеләр юк инде..."

Илсөя Бәдретдинова бик саваплы эш башкарган.

"Кайбер кешеләр юк инде...""Кайбер кешеләр юк инде..."
"Кайбер кешеләр юк инде..."
Ул туган ягы Лениногорск районы Иске Шөгер авылында авылдашлары өчен корбан ашы үткәргән.

  Җырчы авылдашлары, якыннары өчен мул табын әзерләгән.

«Хәерле көн, барчагызга да. Быел 7нче тапкыр үткәрәбез. Традициягә керттек. Беренчедән, минем сүземне тыңлап, ничә еллар җыелышуыгыз өчен рәхмәт. Узган елларда безнең белән утырган кайбер кешеләр юк инде. Киләсе елда да тулы составта очрашырга иде. Барыгызга да рәхмәт, корбаннарыбыз кабул булсын! Миңа күрсәткән хөрмәтегез өчен чиксыз рәхмәтлемен», – дип сөйли җырчы.

Ул авыл биләмәсе башлыгына, авыл советы, клуб хезмәткәрләренә рәхмәт әйтә. Кунаклары арасында җырчының укытучылары да булган. Ул һәр авылдашын каршы алган, бергәләп хатирәләрне яңартканнар.

«Бу – авылдашларның күрешүе дә, аларның бер-берсенә карата булган мөгамәләсе дә. Эчтәлекле вәгазь тыңлап, күңелдә булган теләкләрнең кабул булуын теләп, кул күтәреп дога кылу – зур гамәл», – дип яза «Заман сулышы».

Корбан ашына бик күп халык килгән. Уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр дә булган.

фото: видеодан скриншот

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас