Тапшыру Русия көненә багышланган иде. Анда патриотик әңгәмәләр яңгырады, Ватан турында яраткан тарихлар сөйләнде һәм, әлбәттә, бәйрәмгә багышланган иң яхшы җырларны башкардылар.
Радик Юлъякшин анда Вәсилә Фәттахова башкаруында танылган "Туган як" җырын җырлады.
Тапшыру кунаклары аның урысча вариантын ишетте. Алар шулай ук Вәсиләнең җиңел булмаган язмышы белән танышты. Күпләр аның ире Илгиз Әбдракыйпов видео аша сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмады.
Радик Юлъякшин тапшыруга буш кул белән килмәгән. Ул Малаховка башкорт балы, курай һәм тагын әллә ниләр алып килгән иде. Курайда уйнап та күрсәтте.
Фото: видеодан скриншот