+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада яңа мәдәни проект старт алды

“Яттан” проектының беренче чарасы Габдулла Тукай иҗатына багышланды.

Уфада яңа мәдәни проект старт алдыУфада яңа мәдәни проект старт алды
Уфада яңа мәдәни проект старт алды


“Яшьлек House” бинасында бу көнне бөек шагыйребезнең иҗаты белән кызыксынучылар, аны өйрәнүчеләр җыелды. Залда төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре Габдулла Тукайның шигырьләрен укыды. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, шигырьләр дүрт телдә – татар, башкорт, урыс, инглиз телләрендә яңгырады.
Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, доцент Альбина Хәлиуллина Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган лекция укыды.
Чарада катнашучы Заһир Гаянов, тарихчы Марсил Фәрхшатовның шәхси архивында, “Ихлас” мәчете китапханәсендә сакланган китаплардан күргәзмә дә оештырылып, шагыйрьнең иҗаты белән тагын бер кат катнашу форсаты булды.
«Яттан» проекты авторы, эшкуар Алия Флайон әйтүенчә, киәчәктә дә бу проект үз эшен дәвам итәчәк.

Фото: dzen.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас