+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Үз юлын үзе үтсен..."

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов «ТНВ»да «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында катнашкан.

"Үз юлын үзе үтсен...""Үз юлын үзе үтсен..."
"Үз юлын үзе үтсен..."
Ул алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап биргән һәм кече кызы Айгизә турында да сөйләгән. Бу хакта "Интертат" язган.

"– Айгизә бик якты, бик үзенчәлекле, кыю образларда. Сез аңа теләктәшлек белдерәсезме? Әллә «үз юлы, үз уңышлары, үз хаталары» дип кабул итәсезме?

– Ул юл хаталы булса да, үзе үтәргә тиеш. Бу яшьтә кешегә нәрсәдер өйрәтә башласаң, «бусы ярамый, тегеләй-болай» дип, миңа калса, ул нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин. Мин каршы килмәскә тырышам. «Молодец, кызым», – дип кенә дә әйтә алмыйм, аның бит миңа ошамаган моментлары булырга мөмкин. Мин аңа комачауламаска тырышам. Үзе үтсен, кайда ак, кайда кара икәнен үзе күрсен. Үзе аңлар, барып җитәр. Шул юлны үзе үтмичә, финалга барып җитмәс.

– Артист буларак, ул сайлаган юлга ничек карыйсыз?

– Башта ук хупладым, дип әйтә алмыйм. Кыз балага бигрәк тә авыр. Ир-егеткә дә җиңел түгел. Ирле-хатынлы дуэт булганда, бер-берсенә терәк булып баралар әле. Аңа каршы булу – канатларын каеру, дип уйладым. Бүген теләктәшлек белдерәм, киңәшләр дә бирәм, концертларымда катнаштырырга тырышам. Алар башка төрле «мәктәп»не үтте. Алай да татар-башкорт моңын, телне саклап кала алдылар".
 
Бик акыллы инде Айдар. Шулай бит?

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас