+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Музейга йөрүчеләр саны арткан

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырышында төбәктә музей эшен үстерүнең өстенлекләре турында фикер алыштылар.

Музейга йөрүчеләр саны артканМузейга йөрүчеләр саны арткан
Музейга йөрүчеләр саны арткан


Премьер-министр Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, музейлар саны буенча Башкортстан - илнең иң алга киткән субъектларының берсе, музей челтәрен бездә 107 дәүләт һәм муниципаль музей тәшкил итә.

- Башкортстан Мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт музейлары фондлары 430 меңнән артык саклау берәмлеген тәшкил итә, шуларның 300 меңнән артыгы – Башкортстан һәм Русия өчен тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булган төп фонд әйберләре. Иң мөһим бурыч - музей әйберләренең, исәп документларының сакланышын тәэмин итү, шулай ук музей фондларының хәвефсезлеген тәэмин итү, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова республикада мәдәният учреждениеләре белән тәэмин ителү нормативлары буенча музейларга карата 118 процент тәшкил итә, дип сөйләде. Әмма 13 муниципалитетның халкы музей хезмәте белән тәэмин ителмәгән, яки булган музейлар федераль законнар нигезендә теркәлмәгән.

- Бүген 107 музейда 650 хезмәткәр эшли, шуларның 460ы төп персонал составына керә. Алар уртача 50-55 яшьтә. Яшьләрне җәлеп итү максатында без барлык инструментларны актив кулланабыз, шул исәптән «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы буенча 8 яшь белгеч торак шартларын яхшыртты, - дип шәрехләде Әминә Шәфыйкова.

Соңгы биш елда музейларга йөрүнең гомум саны 40 процентка диярлек арткан һәм елына 2 миллион кеше тәшкил иткән.

Фото: dzen.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас