+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Партнерым китереп төшерде..."

Гөлназ Асаева кечкенә чагында балерина булырга хыялланган. Балет белән шөгыльләнгән дә.

"Партнерым китереп төшерде...""Партнерым китереп төшерде..."
"Партнерым китереп төшерде..."
Ләкин бу хыялы тормышка ашмыйча калган. Җырларга теләү җиңде, дигән иде бер Гөлназ.  Ә төп сәбәп исә бөтенләй икенче икән. 

– Балет өчен мин симезрәк идем һәм мине партнерым, тота алмыйча, китереп төшерде. Мин моны бер билге дип тә кабул иттем, чөнки барыбер икеләнү бар иде: җырчылыкка китәргәме, әллә опера-балет театрына эшкә керергәме? Алдымда җиңел булмаган сайлау тора иде, – дип сөйли җырчы “Сөйләшергә вакыт” тапшыруына.

Фото: Ваһапов фонды.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас