Бу хакта ул ТНВда «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында белдерде.
- Җырларга теләүчеләр өчен җырлар һәрвакыт табыла. Җырлар күп, башкаручылар да меңнәрчә. Бәлки, барысын да җырчы дип атап булмый торгандыр, җыр белән шөгыльләнүчеләр дә бардыр. Күбрәк җырларга омтылучылар. Элек «һәвәскәрләр» һәм "профессиональ артистлар" дигән төшенчәләр бар иде, хәзер алар юк. Кеше һәвәскәр генә булса да, ул камиллеккә омтылырга, белем алырга, вокал дәресләренә йөрергә тиеш. Һәр тармакта профессионал булырга кирәк: табиб та, профессиональ белгеч булмаса, табиб була алмый, башка тармакларда да-җыр сәнгатендә дә. Табиблар белән аңлашыла, әгәр ул профессионал булмаса, зыян шунда ук күренә, ә безнең өлкәдә зыян тиз сизелми. Тәме бозыла. Сәхнәгә күтәрелергә теләгән кеше камиллеккә омтылырга тиеш. «Век живи, век учись» диләр бит, — ди Рәсим Низамов.
“KazanFirst” язуынча, элегрәк бу проблемага татар эстрадасы мэры Айдар Фәйзрахманов та зарланган иде. Аның фикеренчә, исемнәрне тапшырганда артистларның белеме турында уйларга кирәк. Татарстанның халык артисты исеме артист һөнәрен алганнарга гына бирелергә тиеш, дип саный Фәйзрахманов.
Килешәсездер бит?