«Ласковый май» төркеме җанатарлары Юрий Шатуновны искә алу өчен Мәскәүдәге Троекуров зиратына җыелды. Артист 2022 елда кискен йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа 48 яшь иде.
Кичә әлеге зиратка бөтен илдән кешеләр килгән: Юрий Шатунов үлгәннән соң аның фанатлары бирегә ел саен җыела. Җанатарлар арасында үзләренең «дежурные» бар, алар даими рәвештә килә һәм җырчының каберен карый.
"Менә бездә Женя - сакчы кебек. Салкында да, эсседә дә һәрвакыт каберне карый, — дип сөйли җанатарларның берсе. - Хәтта бик каты авыру- инсульттан соң да барыбер килде. Ә аңа тагын ике ай ятарга кирәк иде. Женя да балалар йортында үскән, һәм аның тормышы җиңел булмаган..."
Артистның кабере ел әйләнәсе ак розалар бәйләмнәре белән каплана. Зиратта куелган һәйкәлгә аның иҗатын сөючеләр веноклар, портретлар һәм кулдан ясалган сувенирлар алып килә.
Зиратка дин әһеле дә килгән, ул артист кабере янында дога кылган. Шатунов киткәннән соң өч ел узгач та җанатарлар күз яшьләрен тыя алмаган...
Фото: мк.ру