Ринат Рахматуллин «Күңел» радиосында кунакта булып, алып баручының сорауларына җавап биргән. Бу хакта "Интертат" язган.
"- Ринат абый, берәр җирегезгә пластик операция ясату турында уйлаганыгыз бармы?
- Әлбәттә, бар! Заман шуны таләп итә. Минем хатын яшь, аның янында мин дә яшь булырга тиеш. Мин икенче иякне алдырыр идем.
- Ә менә тормыш иптәшегез Динараның берәр җирен үзгәртер идегезме?
- Юк, аның бар әйбере урынында. Булмаса мин аңа шунда ук әйтәм. Ул аны ясата, эшләтә. Шуңа күрә мин аннан канәгать.
- Үзегез турында комментарийлар укып, кәефегезне төшереп елаганыгыз булдымы?
- Юк. Укыйм да, кайберләреннән көләм, кайберләрен укып, анализ ясыйм. Язалар икән, димәк, мин кемгәдер кирәк, кызык", - дип җавап биргән ул.
фото: Интертат.