Аның күзендә хрусталикны алыштырачаклар. «Миңа уңышлар теләгез», – дип яза җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Бу хакта "Интертат" хәбәр итә.
Шулай да җырчы клиника хуҗасы белән шаяртып та алган. Шаяртмаса Әнвәр Әнвәр булмый инде ул.
"– Диләрә Фәнисовна, барысы да сезне «чибәр» диләр. Әмма мин ышанып бетә алмыйм, чөнки минем күзләрем начар күрә. Бәлки, килешербез.
– Шуннан...
– Күзләремне синнән ала алмыйм, карыйм әле туйганчыыы...
– Сезгә 10 процент ташлама.
– Ә мин, түләүсез булыр, дип уйлаган идем
– Алайса 2 җыр кирәк..."
Фото: татар-информ