+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

«Символ туу» күргәзмәсе нә килегез!

11 июньдә Башкортстан Республикасы Милли музеенда республиканың төп символларының берсе — Салават Юлаев һәйкәлен булдыру тарихына багышланган «Символ туу» күргәзмәсе ачылды.

«Символ туу» күргәзмәсе нә килегез!«Символ туу» күргәзмәсе нә килегез!
«Символ туу» күргәзмәсе нә килегез!



Бүгенге көнгә күргәзмәдә 2 838 кеше булган. Килүчеләр Башкортстанның халык рәссамы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, скульптор Сосланбәк Тавасиевның әлеге мәһабәт монументны иҗат иткән чорда иҗади эзләнү этаплары белән таныша алалар.
Күргәзмәдә фотосурәтләр, көнкүреш әйберләре, музей тупланмасыннан һәйкәл сурәте төшерелгән сувенир продукция тәкъдим ителгән. Истәлекле экспонатларның берсе - һәйкәлнең бронзадан ясалган моделе.
Башкортстанның милли герое Салават Юлаевның тууына 271 ел тулуга багышланган күргәзмә Русия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елы кысаларында оештырылган.
Барлык теләүчеләрне Башкортстан Республикасы Милли музеенда республикабыз символын булдыру тарихына кагылырга чакырабыз!

Фото: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас