

Фирдүс Тямаев командасыннан быел 10 кеше киткән. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.
"Быел 10 кеше китте командадан. Гастрольдә йөрү барыбер җиңел түгел. Команда яңа быел. Декабрьдән бирле 10 кеше чыкты. Яңа яшь кызлар, егетләр белән эшлибез. Абыйларына бер дә картаерга бирмиләр", – дип сөйли Фирдүс Тямаев.
Гастрольдә генә микән эш? Фирдүснең энергетикасына иярергә дә бик җиңел түгелдер ул. Ничек уйлыйсыз?
Фото: татар-информ