+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа очрашулар көтсен!

26 июньдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры XXXIII иҗат мизгелен Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектакле белән япты.

Яңа очрашулар көтсен!Яңа очрашулар көтсен!
Яңа очрашулар көтсен!


Ел дәвамында театр вакыйгалар, очрашулар белән яшәде: яңа премьералар, уңышлы чыгышлар, гастрольләр, фестивальләр, җиңүләр, табыш-ачышлар – болар барысы да коллективның уртак хезмәт җимеше булды. Ел дәвамында спектакльләртулызалләр белән үтте. Тамашачыга берничә премьера тәкъдим ителде: Илдар Юзеевның “Тау” (режиссеры – Айдар Җаббаров), Василий Товстоноговның “Кар” (режиссеры – Гүзәл Абушахманова-Акбирдина), Рим Хәсәновның “41нең көзендә” (режиссеры – Зиннур Сөләйманов), Владимир Жеребцовның “Яшик әле” (режиссеры – Азат Җиһаншин), Биләл Аппаевның “Дәртле ир – башка чир” (режиссеры – Илдар Вәлиев) спектакльләре.
Кечкенә тамашачыларыбыз да читтә калмады. Алар өчен Наил Гаетбаевның “Акылга утыртты!” спектакле куелды. Режиссеры – Азат Җиһаншин.
Фестивальләр исемлегедә быел тагын ике санга артты. Сезон Пермь өлкәсендә Кудымкар шәһәрендә VII миллитеатрлар фестивале “Сообщение”дән башланса, XVII төрки теле театрлар фестивале “Нәүрүз” белән тәмамланды. Фестиваль мәйданнарында тамашачының ихлас сөюен яулаган “Туташ” спектакле балкыды. Үзенең югары сәнгати куелышы, беренче татар артисткасы, “Нур” театрына нигез салучы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән максаты белән ул театрның абруен тагын да күтәрде.
Русия Мәдәният министрлыгы оештырган “Зур гастрольләр” федераль программасында даими катнашу шулай ук театрның яңа казанышы булып торды.
Апрель аенда театр сәхнәсендә Дагыстан Республикасының кумык дәүләт музыкаль-драма театры гастрольләре үтте. Алмаш гастрольләр белән “Нур” Дагыстанның башкаласы Махачкала шәһәрендә сентябрьдә чыгыш ясаячак.
Мизгел ябылу тантанасында елның эш йомгаклары барланды.

Фото: "Нур" театры

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас