+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров: "Бу - рекорд!"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә республика мәдәният эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Радий Хәбиров: "Бу - рекорд!"Радий Хәбиров: "Бу - рекорд!"
Радий Хәбиров: "Бу - рекорд!"


Төбәк җитәкчесе «Алтын битлек» Русия милли театр премиясен тапшыру тантанасында берьюлы алты номинациядә җиңү яулаган Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры коллективының югары казанышларын билгеләп үтте.
– Бу төбәкләр арасында иң күп бүләкләр һәм республика өчен рекорд - моңарчы безнең театрларның берьюлы шулкадәр премия яулаганы юк иде, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.

Барысы 17 категориядә "Алтын битлек"кә Башкортстан дәүләт академия опера һәм балет театры, Башкортстан дәүләт курчак театры һәм Стәрлетамак дәүләт урыс драма театры дәгъва итте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк «Театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен» махсус премиягә Башкорт дәүләт курчак театры артисты Айрат Әхмәтшин лаек булды.

Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры коллективы җитәкчесе Александр Алексеев республиканың идарә итү командасына төбәкнең мәдәни тормышын үстерүгә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

- Спектакльләребезне Башкортстанда гына түгел, Ватаныбыз башкаласында, зур театрның төп сәхнәсендә күрсәтү мөмкинлеге өчен рәхмәт сезгә, - диде Александр Алексеев.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, иҗат коллективларының уңышлары Башкортстан мәдәниятен республикадан читтә дә үстерүгә йогынты ясый.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы, Башкортстан дәүләт академия опера һәм балет театры хоры артисты, Үзәк хәрби округ җыр һәм бию ансамбле солисты Инсаф Абдуллин да бар.

– Республика Хөкүмәтенә, шулай ук шәхсән Сезгә, Радий Фәритович, СВОда катнашучыларга ярдәм иткәнегез, даими гуманитар ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт, – диде Инсаф Абдуллин.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас