Быел бәйрәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды. Чараны оештыручылар: Мәскәү хөкүмәте, Башкортстан һәм Татарстан хөкүмәтләре һәм Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе.
Мәскәүнең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе урынбасары Иван Петров мәскәүлеләрне һәм башкала кунакларын сабантуй бәйрәме белән котлады һәм башкала мэры Сергей Собянинның сәламләү сүзен укыды.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның сәламләвен тапшырды.
Бәйрәм узган «Коломенское» музей-тыюлыгының киң территориясе колоритлы башкорт тирмәләре һәм татар йортлары урнаштырырга мөмкинлек бирде, ә «Яхшы күршеләр урамында» Мәскәүнең башка халыклары чатырлары корылды.
Кунаклар өчен артистлар чыгышлары, халык уеннары һәм милли кәсепчеләр эшләнмәләре ярминкәләре оештырылды. Башкортстан Республикасы сабантуйда Кырмыскалы һәм Зианчура районнары белән тәкъдим ителде.
Фото: Лейсан Азнабаева