

Казанда Хәния Фәрхи җырларыннан торган «Онытылыр димә» дигән концерт программасы әзерләнә. Ул тамашачыга августта тәкъдим ителәчәк һәм яраткан җырчыбызның 65 еллыгына багышланачак. Концертта дә була. Хәния Фәрхи җырларын яңартылган «Бәйрәм» ансамбле белән бергә Алинә Кәримова башкарачак.
«Шундый тәкъдим ясагач, куркып калдым. Чөнки минем өчен бу – бик җитди нәрсә. Бераздан соң ризалаштым. Аллаһка тапшырдым. Легендабыз Хәния апабызның рухы шат булсын, һәрбер искә алуыбыз аңа дога булып барып ирешсен», – дип язган Алинә Кәримова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Тамашачы да, башка җырчылар да бу башлангычны хуплап кабул иткән.
Фото: "Интертат"