+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Сатабыз!"

Гүзәл Уразова үзенең милкен сата.

"Сатабыз!""Сатабыз!"
"Сатабыз!"
Җырчылар шәхси автобусларын сату турында мәгълүмат урнаштырган. Алар автобусны тагын да күбрәк пассажир сыйдырышлы транспорт алу сәбәпле сатарга уйлаган.

«Машина түгел, «зверь». Бүген сатуга куйдык, чөнки зуррак автобус алдык. Микроавтобуска 17 кеше сыя, комплектациясе бик яхшы. Артында костюмнар элә торган урыны да бар», – дип мактый җырчы гастрольләргә йөри торган транспортын. «Ирекне сатмыйбыз, ул комплектка керми, үзебезнеке», – дип тә шаярта Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, микроавтобус руле артында утырган егеткә ишарәләп.

Машина белән инде кызыксына да башлаганнар. «Мин сторис кертеп бетергәнче үк 2 кеше шалтыратты инде», – ди җырчы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас