Сәхибҗамаллылар сәяхәтне Илеш районының тарих һәм туган якны өйрәнү музееннан башлады. Монда бай эчтәлекле, мәгълүматлы, кызыклы экскурсияне Гөлназ Гәрәева үткәрде. Республиканың Благовар, Борай, Чакмагыш районнарыннан, Уфа, Салават шәһәрләреннән килгән кунакларга Илеш районының табигать, археология, этнографиясенә, төбәк тарихына кагылышлы искиткеч бай экспонатлар белән танышты, бик күп кызыклы һәм фәһемле мәгълүмат алды.
Аннан соң сәяхәт ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев музеенда дәвам итте. Монда да безне искиткеч бай, кызыклы мәгълүматлы экскурсия белән шатландырдылар. Заманча җиһазландырылган музейда илебезнең, Башкортстаныбызның горурлыгы булган Муса Гәрәевның тормыш, сугыш еллары белән, гаилә тарихы белән таныштык, музейның фәнни хезмәткәре Фәридә Нуриәхмәтованы йотлыгып тыңладык. Оешмабыз әгъзалары әлеге музейга бүләк тә әзерләгән иде. Рафига Усманова сүзләренә Роза Якупова язган җырны авторлар үз башкаруында ишеттерде. Шулай ук, бик күп җырлар авторы Руниза Даутова да үзенең шигырен укып ишеттерде. Мин якташларыма “Тулпар” журналының өр-яңа санын бүләк иттем.
Сәяхәтебезнең киләсе тукталышы Шәммәт авылындагы Роберт Миңнуллинның музеенда булды. Заманча музей Шәммәт авылы мәдәният йортында урнашкан. Ихатада Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинга бюст куелган. Әйтерсең дә якташыбыз безне үзе каршы алып тора иде. Ә инде музейга кергәч, шагыйрьнең тавышын ишетүгә күпләрнең күңеле тулып, күзләре яшьләнде. Эчтәлекле, күңелләргә үтеп керерлек экскурсиядән бик күп мәгълүмат алдык. Монда бөек шагыйребезнең иҗат мирасын саклап кына калмыйча, аны киләчәк буынга җиткерү уңаеннан да зур эш алып барыла. Рафига Усманова Илешкә, Роберт абыйга багышлаган шигырьләрен укыса, Зилина Садретдинова Роберт Миңнуллинның шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Оешмабызның шәрәфле җитәкчесе Флүсә Сөләйманова илешлеләргә, музей хезмәткәрләренә бөек шагыйрьнең мирасын саклауга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, дулкынланып чыгыш ясады. Шагыйрә Фәния Габидуллина белән истәлекләребезне яңартып, сәяхәттәшләребезгә ишеттердек.
Бәрәкәтле Илеш туфрагында туып, үз халкына фидакарь хезмәт итүче якташларым бихисап. Шулар арасында Миңнуллиннар гаиләсе аерым урын алып тора. Ялгызы биш бала тәрбияләп үстергән Гөлҗәүһәр апа балаларының тормышында зур роль уйный. Ул балаларына тормышта үз юлын табарга ярдәм итә, аларны илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияли. “Миңнуллиннар нигезе” беседкасын күргәч, күңелдә менә шушы уйлар туды. Әлеге корылманың якларында Мөгаллим белән Гөлҗәүһәр һәм аларның биш баласының исемнәре язылган.
Роберт Миңнуллин шигырьләрендә данлаган Сөн елгасы буенда искиткеч табигатькә хозурлангач, юлыбызны дәвам иттек. Уяндык авылындагы “Алая роза” кунакханә-сәламәтләндерү комплексы белән танышкач, кайтыр юлга чыктык.
Юлыбыз Дүртөйле районының Әсән авылы аша уза иде. Сәфәрдәшебез, оешмабызның әгъзасы, танылган шагыйрә Фәния Габидуллинаның туган авылы Наҗытамакта да тукталдык. Киң күңелле Фәния апаның гөл-чәчәккә күмелеп утырган ихата уртасында чәйләп алгач, Уфага кузгалдык.
Искиткеч матур, эчтәлекле һәм фәһемле, онытылмас хатирәләргә бай сәфәрне оештыруда ярдәм иткән Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга, мәдәният бүлегенә олуг рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Мәкаләмне Флера Шәрипова сәяхәттән соң язган шигырь юллары белән тәмамлыйм.
Кешелек дөньясы, тәҗрибә, үткәннәр,
Тузанлы гасырлар сер белән капланган.
Үткәннең эзләре, бабалар мирасы,
Туган җир тарихы музейда сакланган.
Хәтерне яңартып, ялгышны искәртеп,
Музейлар чыгара тарихны каршыга.
Әхлакый һәм рухи кыйммәтләр тылсымы,
Хатирә йомгагы чишелә, ачыла.
Музейлар тарихка элемтә көйлидер,
Мәдәни мираслар үткәнне сөйлидер,
Һәр әйбер, экспонат, чуалган тарихтан
Әрнүле яралар көйләрен көйлидер.
Бу аваз җаннарны актара, тетрәтә,
Бабалар калдырган кузларны көйрәтә.
Үткәннең хәтере, чал тарих эзләре
Саф булу, нык булу серләрен өйрәтә.
Зөһрә ИСЛАМОВА,
Башкортстанның “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе.