Ул әлеге җырларга ремикслар ясады, аларны заманчалаштырды. Бу хакта җырчы «Интертат» хәбәрчесенә сөйләгән.
"Хәния апаның, Салават абыйның кайбер җырларын башкарам. Беренчедән, бик тә шатмын моңа рөхсәт биргәннәре өчен. Күреп торам, әлеге җырларны халык ярата, ә халык яраткан җырлар яшәргә тиеш. Беренче ноталарны ишеткәч үк, яшьләр дә, өлкәннәр дә һәрвакыт шатланып кабул итәләр".
Җырчы чынга ашмый калган хыялы белән дә бүлешкән. Ул татар эстрадасы примадоннасы булган Хәния Фәрхи белән дуэт җырларга хыялланган, ләкин, кызганыч, әлеге теләген чынга ашыра алмый калган.
"Быел Хәния апа безнең белән «гастрольдә йөри», без аны һәр концертта зур экраннар аша, видеода күрсәтәбез. Мин Хәния Фәрхи белән дуэт җырларга хыяллана идем. Хәния апа белән сөйләшкәндә: «Әйдәгез, берәр җыр яздырыйк», – дип тәкъдим иткәнем дә булды. Кызганыч, өлгермәдек. Ләкин бүгенге көндә аны искә алып, аның җырларын яратып башкарам. Минем уйлавымча, халыкка ошый, миңа шундый матур җырларны башкарырга рөхсәт иткән өчен барлык авторларга да рәхмәтлемен", – дигән ул.