Җырчы бик катлаулы операция кичерде. Аның бугаз төбеннән алып кендегенә кадәр күкрәген ярганнар. Уң аягының балтырыннан кан тамырларының бер өлешен кисеп алып, аны йөрәгенә тоташтырганнар.
Ул куркыныч мизгелләр артта калган дип ышаныйк. Хәзер инде Марат ихатада чыгып йөри башлаган, видео да төшергән.
«Хәерле иртә, дуслар. Менә дустым безнең гаражны ясап ята. Стеналарын матур итеп буйый. Гараж почти әзер. Түшәмнәре ап-ак, өй кебек булды. Мин шулай төшереп кенә йөрим инде. Эшләргә ярамый… Буяп та чыксак, идеаль була» – ди ул.
Эшләрсең әле, Марат. Ныклап савыгып бет.