Ул җиң сызганып яңа сезонга әзерләнә
Ул социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә кайбер номерлардан өзекләр куя башлады.
«Быел графикта бик күп үзгәрешләр бар. Кызганыч, бик күп район һәм шәһәрләр графиктан төшеп калды. Шулай ук Чаллы шәһәрендәге концертлар да ел да очраша торган ноябрь аенда түгел, март һәм апрель айларына күчте.
«Кирәк» дип исемләнгән шоу-программада сезне бик күп үзгәрешләр, яңалыклар көтә. Яңа алымлы экран, әле сез күрмәгән утлар...
«Илсөя чыгарыр инде мөгез», «әстәгъфируллаһ» дип әйтә торган сюрпризлар, яңа кешеләр көтә. Кыскасы нәкъ Илсөячә булачак», – дип яза җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиева.
Тагын шунысы, киләсе сезонда теге талантлы кыз Айсхана күренми диләр әле.