+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Җырчы Резеда Шәрәфиева вафат

Коточкыч хәбәр...

Резеда Шәрәфиева вафатРезеда Шәрәфиева вафат
Резеда Шәрәфиева вафат

Татарстанның халык артисткасы Резеда Шәрәфиева вафат.  

Җырчының соңгы елларда каты авырганы билгеле. Аңа 59 яшь иде.

Резидә Дамир кызы Шәрәфиева   Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында  дүрт балалы гаиләдә үскән һәм балалар бакчасыннан ук музыка белән кызыксына башлаган.   Минзәлә педагогика училищесын тәмамлый.  “Сердәш” ансамблендә чыгыш ясый,  2001 елдан Казан филармониясе солисты була.  

 Резеда Шәрәфиеваның кызы Зөләйхага 19 яшь.   Җырчының туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Фото: татар-информ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас