

«Дуслар, хәерле көн! Әйтмичә булмый, кичәдән бирле миңа бик күп сораулар килә. «Резедага нәрсә булган? Кайсы җире авырткан, кайсы җирендә булган? Күптән булганмы?» – дип язалар.
Беләсезме, дуслар? Әгәр, Резеда теләсә, бу хакта ул үзе сөйләгән булыр иде. Ә ул әйтмичә, сабыр гына, тыйнак кына, шушы авырлыкны якыннары белән күтәреп китеп барган икән – бу аның теләге. Зинһар сорамагыз, язмагыз, төпченмәгез. Нигә кирәк ул? Мин шул әйберне бер дә аңламыйм.
Нинди максат белән сорыйсыз? Кызыксынуыгызны басар өченме? Бу гайбәт дип атала. Шулкадәр ачуым килә, я берәр ярамаган сүз әйтеп, күңелегезне төшерермен, дип куркам. Ямьсезләнмичә, теләсә нәрсә сорамыйча гына, Резеда Дамир кызы рухына дога кылыгыз. Менә шул булыр әйбәт эш», – ди ул.
Дөрес бит. Килешәсезме?
Фото: татар-информ