+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Күңелләрне хисләндерде Кадрия

 Уфа кызы Кадрия Исламованың «Йөрәктән-йөрәккә» дип аталган камера концерты Шаһит Ходайбирдин музеенда үтте.

Күңелләрне хисләндерде КадрияКүңелләрне хисләндерде Кадрия
Күңелләрне хисләндерде Кадрия
    

     Кадрия Исламова Уфа сәнгать училищесын, Уфа фән һәм технологияләр университетын тәмамлап, бүген Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты булып эшли.

    «Җыр һәм шигырь – күңелдәге хисләрнең чагылышы. Тормыш юлында кояш балкыган матур көннәр булгандай, болыт каплаганнары да очрый. Тик күңелнең өмет утын сүндерергә һич ярамый. Җиде юл чатында кая барырга белми туктап калганда да, капма-каршы утырып, йөрәктән йөрәккә әйтелгән сүзләр җылыта», – дип башлады ул Башкортстандагы концерт дебютын.

     Алга таба чара композитор Рөстәм Яхин, Резида Әхиярова, Сәйяр Хәбибуллин, Риваль Хисмәтуллин иҗат иткән җырлар Габдулла Тукай, Роберт Миңнуллин, Флёра Шәрипова, Венера Мәхмутова шигырьләре һәм башка авторларның әсәрләре белән дәвам итте.
    Кадрия Исламова йөрәге аша үткәреп сөйләгән шигырьләр үзенчәлекле яңгырап, залдагы тамашачының күңелен берчә дәртләндерде, берчә уйга салды. Ә инде яшь җырчының репертуарындагы классик әсәрләр белән беррәттән халык һәм эстрада җырлары да яңгыравы күңелләрне илаһи моң иленә сәяхәт кылырга мәҗбүр итте, күңелләрне хисләндерде һәм тамашачылар җырчы белән бер дулкында булып, кушылып җырлады, көчле алкышлар бүләк итте.

     Концертта җыр-моң, шигърият яратучылар катнашты. Ә инде җылы, зәвыклы үткән чара ахырында яшь җырчыга матур теләкләр, бүләкләр тапшыру сценарийдан тыш булып, күңелләрне тагын да яктыртты.
     Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, җырчы һәм педагог Җәмил Әбделманов 2019 елда Уфа сәнгать училищесы студенты Кадрия Исламованың чыгарылыш имтиханында дәүләт аттестация комиссиясе рәисе булуын әйтте.
    – Сәнгать юлы кечкенә сукмактан башлана. Кадрия үз сукмагын табып, тавышына, характерына туры килүче, аны барлык яктан ачучы матур җыр әсәрләре, күңеле торышына туры килүче шигырьләр сайлап, концерт программасы эшләгән. Бүгенге кичәдә яңгыраган җырлар, сөйләнгән шигырьләр аның эзләнүчән икәнлеген, кыюлыгын күрсәтеп тора. Бүген безнең алда чыгыш ясавы белән беррәттән, аның Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты булуы да безнең өчен горурлык, – диде Җәмил Әбделәхәт улы һәм яшь җырчыга киләчәктә дә уңышлар яулавын теләде һәм чәчәк гөлләмәсен шигъри юлларга төреп бүләк итте.
     – Кадрия Уфада яшәгәндә үк Башкортстан татар яшьләре арасында актив җәмәгать эше алып барды, бик күп проектларыбызда катнашты. Шау-шулы заманда яшәгәндә менә шушындый тыныч, зәвыклы чара аша татар әдәбияты һәм музыкасына сөю тәрбияләү өчен сиңа зур рәхмәт! Киләчәктә дә уңышлар телибез, зур сәхнәләрдә чыгыш ясавыңны, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән Башкортстанда гастрольләрдә чыгыш ясавыңны да көтәбез, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, һәм Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлап чыгарылган китапны бүләк итте.
     Чарага килүчеләр арасында Башкортстанның “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре дә булуы бер дә гаҗәп түгел, чөнки Кадрия әлеге оешманың чараларында еш катнашты. Оешманың шәрәфле әгъзаларының берсе, танылган шагыйрә Дилә Булгакова әйтүенчә, Кадрия аларның күз алдында үскән.
    – Кадрия безнең оешманың иң яшь әгъзаларының берсе булды. Ул үзенең җыр-моңы белән бик күп чараларыбызны бизәсә, бүген инде каршыбызда чыгыш ясавы безне тагын да сөендерде. Яшьләребез арасында туган тел, җыр-моңыбыз сагында торучыларның берсе булган Кадриябез – горурлык. Киләчәктә дә кадергә ия булсын, Кадрия, – диде Дилә апа Булгакова.
    “Концертның әлеге форматы – тамашачылар белән якыннан аралашуны күзаллый торган форма. Туган якта чыгыш ясау күпкә җаваплы һәм дулкынландыргыч. Шулай булуга карамастан, тамашачының ихлас булуы мине тынычландырды. Миңа калса, йөрәктән-йөрәккә сөйләшү килеп чыкты”, – диде яшь җырчы һәм кичәне оештыруда ярдәмләшкән якыннарына рәхмәт сүзләре җиткерде.

Фото: Зухра Исламова
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас