Чакмагыш районының Имәнлекул авылы Башкортстанның гүзәл табигать кочагында урнашкан. Урман, ялан-кырлар, елгаларга бай бу бәрәкәтле җирдә элек-электән тырыш, уңган, эшсөяр, үз илен, Ватанын яраткан кешеләр яши. Соңгы илле елда гына да шушы авылда туып-үскән берничә кешенең Башкортстанның атказанган артисты, мәдәният хезмәткәре исемнәренә лаек булуы сокландыра һәм бу төбәкнең җыр-моңга гашыйк, искиткеч сәләтле кешеләргә байлыгын да ассызыкласа, күренекле композитор, Башкорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе Тәлгать Шәрипов туган авылының матурлыгын җырларга салып, аның данын еракларга тарата.
Бүгенге әңгәмәбез Имәнлекулның шифалы суын эчеп, саф һавасын сулап, бәрхеттәй йомшак яшел үләнле Таш-тау урамында ялан тәпи йөгереп, җырлый-җырлый гармун тартып үскән Илһам Вәлиев белән. Бүген инде ул катлаулы опера партияләре белән беррәттән татар халык җырларын оста башкарып, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтә. Аның исеме Русия киңлекләрендә киң танылу алган. Илһам Вәлиев – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең “Алтын битлек” милли театр, Ш. Бабич исемендәге, “Онегин” VII Русия Милли опера, Свердловск өлкәсе губернаторы премияләре лауреаты.
– Илһам, Сез – Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрының иң дәрәҗәле солистларының берсе, татар-башкорт эстрадасының танылган җырчысы. Кызыгыз Зөһрә дә Сезнең юлдан китеп, бүген Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрында хор җырчысы. Улыгыз Хәйдәр – Гнесиннар исемендәге Русия Музыка академиясе студенты, Мәскәү шәһәрендәге “Дуслык” вокаль ансамбле дирижеры, төпчегегез Искәндәр дә сәнгать юлыннан тайпылмагандыр?
– Гаиләдә нинди мохит – бала шул мохиткә тартыла, гадәттә. Безнең балаларның да сәнгать юлыннан китүе, аны һөнәре итеп сайлавы бер дә гаҗәп түгел. Искәндәр быел тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Ул да тормышын сәнгать белән бәйләргә тели.
– Сез үзегез дә җырлы-моңлы мохиттә тәрбияләнеп үстегезме?
– Минем балачак артистлар арасында узды дисәм, бер дә арттыру булмас. Әтием Фәһим Шәйхелзадә улы – сәнгатькә гашыйк кеше, өстәвенә, матур җырлый иде. Аның Уфа сәхнәләрендә дә чыгыш ясаганы булды. Кызганыч, ул быел гыйнвар аенда бакыйлыкка күчте. Әнием Рида Зәки кызы колхозда бухгалтер булып эшләде. Ул әтиемнең уң кулы булды. 1990нчы елларга кадәр авылларның, колхозларның гөрләп торган чагы булды. Әтием бригадирдан башлап, колхоз рәисе вазыйфасына кадәр күтәрелде. Авылыбызның үзешчән сәнгатен үстерүгә күп көч салды. Нәкъ шушы өлкәдәге хезмәте өчен аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән югары исем бирелде. Колхозларда ел саен үзешчәннәр арасында ярыш була иде. Аңа җитди әзерлек алып барыла, репетицияләр үткәрелә, конкурска барыр алдыннан, программа төзелеп, авылларда концерт белән йөреп чыгыла. Аннан соң иң яхшы концерт номерлары сайланып, Чакмагышка чыгыш ясарга бару – зур дәрәҗә иде. Мин дә ул концертларның уртасында кайнадым һәм миңа бу шөгыль бик ошый иде. Моннан тыш, авыл клубында атна саен диярлек Уфа артистлары концерт, спектакльләр куя. Ә инде кичен гастрольгә килгән артистлар безнең өйгә кайта, кунак була. Киң күңелле, ачык йөзле булганы өчен әтиемне бик күпләр ярата, хөрмәт итә иде. Алар арасында танылган артистлар да бихисап булды.
– Балачактагы иң якты хатирәләрегез?
– Әтием белән “Урал” мотоциклында йөрү, урак вакытында колхозчы абыйлар белән басуда ашаган күпереп пешкән ипи, шулпа тәме һич онытылмый. Сеңлем Әлфия белән өстәл астына кереп утырып, “автобуста гастрольгә баручы артистлар” булу балачакның матур хатирәсе булып саклана.
– Димәк, балачактан артист булырга хыяллангансыз?
– Тәүге тапкыр мин сәхнәгә өченче сыйныфта укыганда чыктым. Мәктәптә үткән концертта җырлатканнарын хәтерлим. Авыл клубында үткән чараларда да җырлый, гармунда уйный идем. Ә инде югары сыйныфларда укыганда мине туйларга чакыра башладылар. Ул чакта туйлар өчәр көн бара. Башта мине җибәрер өчен әтидән рөхсәт сорыйлар, аннан соң мәктәп директорына барып, дәресләрдән бушатуны үтенәләр. Туйда мин үзем җырлыйм, гармунда уйныйм, кунакларны җырлатам, биетәм. Ул чакта әле фонограмма да, көй, җыр яздырылган дисклар да юк иде. Туйлардан соң чыныгып бетмәгән беләгем сызлаганы да хәтердә.
Ул елларда халык гади һәм бердәм иде. Бүгенге күзлектән чыгып карасаң, мин тамада ролен башкарганмын. Хәзер инде мәҗлесләрне алып баручылар умырып акча эшләсә, ул чакта үз эшең өчен хак сорау һәм алу дигән әйбер бөтенләй юк иде. Хуҗаларның әти-әниләргә күчтәнәч биреп җибәргәннәре генә истә...
Күңел сәхнәгә тартылса да, мәктәптән соң Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Әйтергә кирәк, бу уку йортына укырга керүемә әтиемнең йогынтысы зур булды. Ул үзе колхозда эшләп, сәхнәдә җырлап йөргән кеше буларак, мине дә шул юлдан китәргә үгетләде. Институтның механика факультетына укырга керү дә, уку да җиңелдән булмады. Шулай булса да, мин тәвәккәлләдем. Тырыш студент булсам да, минем өчен бу факультетта уку җиңелдән булмады. Кызганычка каршы, уку елы уртасында чирләп, дәваханәгә эләктем. Савыгып чыгуыма курсташларым программа буенча күпкә алга киткән иде. Миңа аларны куып җитәргә авыр булачагын аңладым һәм күңелем тартмаган һөнәр иясе булудан баш тартып, укуымны ташладым да, авылга кайтып киттем.
– Бу адымыгызны әти-әниегез ничек кабул итте соң?
– Карарымны кабул иттеләр. Водитель курсында укып, шофер таныклыгы алдым, клубта да эшләдем. Аннан соң инде армия сафларына алындым. Ил алдындагы бурычымны үтәгәч, армиядән кайтуымны көтеп алган сөйгән кызым Ләйсәнгә өйләндем. Сәнгать училищесына укырга кергәндә кызыбыз Зөһрә туган иде инде.
– Сез Башкортстанда һәм Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә оста вокал укытучысы, җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес булып танылу алган Фәрзәнә Сәгыйтова классында укыгансыз. Агач күрке – яфрак, адәм күрке – чүпрәк, дигәндәй, укучыны да остазына карап бәялиләр. Килешәсезме?
– Әйе, килешәм. Фәрзәнә Фаткулла кызында мин тугыз ел укыдым. Укытучым әниләрчә ягымлы, шул ук вакытта таләпчән һәм җитди дә була белде. Аның ярдәме, тырышлыгы белән бик күп чараларда, концертларда, төрле конкурсларда катнаштык. Бүгенге уңышларымның сиксән проценты – укытучымның өлеше, егермесе – минеке.
– Тәүге тапкыр җырның көчен тойган мәлегез кайчан һәм ничек булды?
– Институтта укыганда опера һәм балет театрында эшли башладым. Шул чакта зур сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясаганымны һич онытмыйм. Серле сәхнә көчен булмышым белән тойдым һәм дөрес юлдан баруымны аңладым.
– Тормыш юлыгызда яхшы кешеләр күбрәк очрадымы, әллә киресенчәме?
– Яхшы кешеләр күбрәк очрады, Аллаһка шөкер. Беренчедән, әтиемә зур рәхмәтлемен. Аның төрле якларга сибелгән танышлары, дуслары миңа карата яхшы мөнәсәбәттә булды. Профессиональ җырчы булып китүемә этәргеч бирүче якташым, танылган җырчы Зөлфия апа Шакировага, укытучым Фәрзәнә Фаткулла кызына, остазым һәм дустым Марат Мәгафур улы Хисмәтуллинга олуг рәхмәтлемен. Татар һәм башкорт эстрадасының легендар шәхесе, җырчысы Фән ага Вәлиәхмәтовның, татар халкы алдында армый-талмый хезмәт итүче, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттаховның тормыш юлымда очравы, булуы, аларның киңәшләре, терәкләре мине алга этәрде, илһам бирде.
– Иҗат кешесенең уңышларга ирешүе бик күп факторларга бәйле. Шулаймы?
– Әйе, иҗат кешесенең уңышларын вакытында күреп, аны илһамландырып торсалар, ул тагын да тырышыбрак хезмәт итә. Иҗатым белән кызыксынып, аны күзәтеп баручылар арасында республикабызның беренче Президенты Мортаза Рәхимов та булды. Аның ярдәмендә ике бала белән тулай торак бүлмәсендә яшәгән гаиләбез өч бүлмәле фатирлы булды, гәрчә мин аны юллап йөрмәсәм дә. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевтан да Казанга чакыру алдым. Тик мин Башкортстанны ташлап китсәм, республикабызга, Мортаза Гобәйдулла улына хыянәт итү булачагын әйттем һәм бу тәкъдимнән баш тарттым.
– Сез Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегендә актив катнашасыз. Барысына да ничек өлгерәсез?
– Иҗтимагый оешмаларда бушлай эшләгән милләттәшләремә рәхмәтләрем зурдан. Алар татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауда фидакарьлек күрсәтә. Ә инде мине чараларга җырчы буларак чакыралар икән, шатланып барам, чыгыш ясыйм.
– Тәнкыйтькә ничек карыйсыз? Гомумән, Сезне тәнкыйтьләүче булдымы, бармы?
– Иҗатта тәнкыйть тә булырга тиеш. Тәнкыйтьтән үзеңә файдалы киңәш тә табып була. Бу инде аны ничек кабул итүеңнән тора. Яшьрәк чакта, тискәре фикерләрне ишетсәм, борчыла идем. Хәзер инде әйтелгән тәнкыйть лаеклы булмаса, мин аны искә дә алмыйм. Минем өчен иң яхшы тәнкыйтьчеләр хатыным Ләйсән, кызым Зөһрә, улым Хәйдәр. Аларның сүзенә һәрчак колак салам.
– Хатыныгыз Ләйсән белән дә таныштырып китегезче.
– Ләйсән белән без мәктәптә укыган чактан ук дуслашып йөрдек. Ул – күрше Җәмәй авылы кызы. Алда әйткәнемчә, армиядән соң өйләнешеп, матур гаилә кордык. “Ләйсәннең төп һөнәре – артист хатыны булу”, – дип әйтергә яратам. Бу чынында да шулай. Балаларны тәрбияләү, гаилә учагын саклау һәм башка вазыйфалар күбесенчә Ләйсән җилкәсенә төшә. Ул әлеге көндә Уфа мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли.
– Һәр ата-ана баласының уңышына сөенә, горурлана. Ә кайвакыт бала өлкәннәргә үрнәк тә була. Сезнең тормышта мондый очракның булганы бармы?
– Хәйдәр Мәскәүдә укый башлагач, дингә ныклап бирелде, намазга басты. Улыбызның үрнәгендә Ләйсән белән мин дә намазга бастык, Аллаһка шөкер!
– Кемгәдер вакытында әйтелми калган сүзләрегез булдымы?
– Кызганычка каршы, булды. Иң үкенечлесе, мөгаен, Марат Мәгафур улына әйтелми калганнарыдыр. Ул мин гастрольдә чакта вафат булды. Аны соңгы юлга озатырга да кайтып җитешә алмадым.
– Ун елдан үзегезне ничек күз алдына китерәсез?
– Авыр сорау. Бүген миңа паспорт буенча 50 яшь тула, тик нигәдер, минем күңел 36 яшьтә. Ни өчен нәкъ шушы сандыр, аңлата алмыйм. Ун елдан соң да сәхнәдә, һөнәремдә кирәкле булып калырга язсын. Гарәп телен өйрәнеп, Коръән уку теләге дә тормышка ашсын!
– Заман шул тиклем тиз үзгәрә, безнең чорда туып-үскәннәргә генә дә әллә күпме үзгәрешләр кичерергә туры килде: Советлар Союзында тусак та, ул ил юкка чыкты, үзгәртеп-кору чорын уздык, демократик дәүләт төзедек. Бу үзгәрешләрнең кайсыларын – уңай, кайсыларын кире бәялисез?
– Әйе, совет идеологиясендә тәрбияләнгән, яшәгән, эшләгәннәр арасында СССРның юкка чыгуын авыр кичерүчеләр күп булды. Бар булмышы белән якты коммунизмга ышанып, көчен түгеп яшәгән әтием дә ул чорны рухи яктан авыр кичерде. Кешеләрнең бер-берсенә ышанычы югалуга борчылды. Үзгәрешләрнең уңай якларының берсе – без хәзер мобильрәк. Элегрәк атналарга сузылган мәсьәләне хәзер берничә минутта хәл итә алабыз.
– Авылда туган бала һәрвакыт авыл баласы булып кала. Туган ягыгызга еш кайтасызмы?
– Туган нигезебездә әниемнең исән-имин яшәве – зур бәхет. Әти белән алар 50 ел бергә тату гомер кичерде. Өч балага гомер бүләк итеп, матур тәрбия бирделәр. Сеңлем Әлфия, энем Илдус та сәнгать юлын сайлады. Икесе дә Стәрлетамактагы мәдәният һәм мәгърифәт училищесын тәмамлады. Сеңлем гаиләсе белән Илеш районының Югары Яркәй авылында яши, һөнәре буенча эшли. Илдус гаиләсе белән Имәнлекулда яши. Киңкырлы сәләтле кеше ул – кулыннан килмәгән эш юк. Әнием мал-туар, кош-корт асрап, үзенә юаныч табып яши. Туган ягыбызга гаиләм белән кайтып йөрергә, якыннарыбызга ярдәмләшергә тырышабыз.
– Бүгенге көндә Сезнең өчен иң кадерле сүзләр нинди?
– Гаиләм, йортым, балаларым.
– Кайда ял итәргә яратасыз?
– Иң рәхәт ял – ул үзебезнең фатирда. Шулай да, гаиләм белән үз машинабызда сәяхәт итәргә яратабыз. Соңгы елларда Дагстан, Кырым якларына барып кайттык. Дөресен әйткәндә, минем иң яратмаганым – хезмәтемнән бирелгән ял вакыты. Үз-үземне кая куярга белми башлыйм. Коронавирус вакытындагы вәзгыять кабатлана күрмәсен! Артист кеше тамашачысыз яши алмый! Мин дә – үз һөнәремнең фанаты.
– Илһам, җылы әңгәмә өчен рәхмәт! Киләчәктә дә илһам канатларыгыз талмыйча, иҗат казанында кайнап, яраткан тамашачыгызны матур рольләрегез, җырларыгыз белән озак еллар сөендереп, якыннарыгыз белән бәхетле яшәвегезне телибез!
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.