Алия Төхвәтуллина «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булган. Җырчыга әлеге исем музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен бирелгән. Бу хактагы карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 14 июль көнне имзалаган. «Интертат» Алия Төхвәтуллинаны шалтыратып котларга булган.
"Хәбәрне ишеткәч, әлбәттә бик куандым, чөнки әлеге исемне соңгы арада зур дәрәҗәгә җиткән, тәҗрибәле артистларга гына бирәләр. Сөендем, Татарстан Рәисенә, якыннарыма зур рәхмәт!" - дигән Алия.
Якташыбызны без дә ихлас котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез.