

Артистның уң кулы Раил Рамазанов «Интертат»ка хәбәр иткәнчә, Коръән ашы Резидә Шәрәфиеваның сеңлесе Дилбәрнең өендә үткән.
«Бүген Резидә апабызның җидесен уздырдык… Күңелгә бик тә моңсу булды. Мәҗлескә Резидә апаның иң-иң якыннары - туганнары, туганнарының балалары җыелган иде. Шулай ук иң якын дуслары Гөлназ Шәйхи, Гөлнара Сабирова, Илсөя Бәдретдинова, Фәридә Төхвәтуллина, Наилә Гайнанова, филармония директоры Наил Зыятдинов бар иде.
Якын кешебезне матур итеп искә алдык. Урыннары оҗмахта булсын. Аңа хәзер бары тик дога гына кирәк инде», - дигән Раил Рамазанов.
Резидә Шәрәфиева 19 июль көнне каты авырудан вафат булды. Аны туган ягы Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында соңгы юлга озаттылар.
Фото: татар-информ