Алар абыйсы һәм апасы белән әти-әниләренә автомобиль бүләк иткән. Шатлыклы мизгелләр белән Марат үзенең социаль челтәрләрендә уртаклаша.
«Быел әти белән әнинең бик матур бәйрәмнәре – бергә булуларына 45 ел. Без, балалары – мин, Ринат абый һәм Гөлнара апабыз аларны куандырырга булдык, шушы бүләкне әзерләдек, өр-яңа машина алдык», – ди ул.
Видеодан күренүенчә, бүләкне кабул иткәндә Маратның әнисе Рәфия ханым шатлыктан күз яшьләрен тыя алмый. Ата-ана өчен иң бәхетле мизгелләр шул бу...