+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Кояшларым кайчан баер..."

Кичә легендар җырчы Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә 8 ел тулды.

"Кояшларым кайчан баер...""Кояшларым кайчан баер..."
"Кояшларым кайчан баер..."

Тормыш иптәше, балалары, якыннары һәм  дуслары җырчының каберенә барган. Социаль челтәрләрдә дә Хәния Фәрхине һәм аның җырларын искә алалар. Сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина да бик тетрәндергеч  пост язган. 

«8 ел… 8 сәгать, 8 көн дә үтмәс кебек иде апау-кояшым. Минем әле дә кайнар яшьләрем сине сагынудан тама тора. Инде меңгә телгәләнгән йөрәгем һаман синең юклыкны кабул итмичә, көн-төн өзгәләнә. Озакка киткәнеңне аңлыйм, тик йөрәккә боерык биреп булмый. Аллаһның рәхмәтендә, оҗмах түрләрендә бул күз нурым, апау-бәгърем.

Оныта торган түгел шул, хәзерге хезмәтем дә сиңа бәйләнгән. Без көн-төн бергә, кайчак, үземне югалтып, синең өчен генә яшим кебек. Тәтешлебез үзәгендә чәчәкләргә күмелеп һәйкәлең тора. Якыннан да, ерак чакрымнар үтеп тә, сине, җырларыңны сагынып, музееңа килүче газиз тамашачың бик күп. Җанкайларың тыныч, рухларың якты булсын, күз нурым. Син минем мәңге янган якты йолдызым һәм йөрәгемдә утлы күмер кебек янган әрнүле учагым.

Сагынулы, үкенүле гомер көзенә икәү атлыйбыз, апау - йөрәк парәм. Син күктә очсаң, мин акрын гына җирдән атлыйм. Офыклар кайчан күренер, кояшларым кайчан баер?» – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас