Җырчы үз чыгышыннан соң китәргә җыенганда, аңа сәхнәгә чыгып сөт бүләк иткәннәр, ләкин бушка түгел, тагын 1 җыр өчен.
"3 литр сөт, әни яңа гына савып чыкты. Бушка түгел, 1 җырга", – дип тәкъдим иткәннәр бүләкне.
"Бик зур рәхмәт. Кайчакта бушка да барып җырлыйсың инде. Рәхмәт сүзен ишетсәк, шул этәргеч бирә безгә. Сөт тә булгач, бөтенләй канатланып, очып кайтабыз бүген, – дип шаярта Айдар, бүләкне кабул итеп. Җырчы рәхмәт йөзеннән кунакларга «Эх, алмагачлары» татар халык җырын башкарган, - дип яза "Интертат".
«Һәр җырчының үз райдеры. Минеке – яңа савылган сөт. 1 җыр = 3 литр сөт, чакырыгыз. Бүләк өчен аерым зур рәхмәт, тәмле булды», – дип язган Айдар Рәкыйпов соңрак үзенең шәхси битендә.