+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Гыйнварда 60 яшь тулар иде...

Резидә Шәрәфиеваның юбилее уңаеннан зур концерт оештырылачак.

Гыйнварда 60 яшь тулар иде...Гыйнварда 60 яшь тулар иде...
Гыйнварда 60 яшь тулар иде...

Казанда Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева истәлегенә зур концерт оештырылачак. Бу хакта  Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлназ Шәйхи ТНВга хәбәр иткән. Концерт хәтер кичәсе генә булмаячак, ә чын юбилей кичәсе булачак.

Гыйнварда җырчыга 60 яш тулган булыр иде. «Мин «Чулпан» мәдәният үзәге директоры белән 10 гыйнварга килештем инде. Бу көнне хәтер көне дә, 60 яшьлек юбилей да булачак», — дигән Гөлназ Шәйхи.

Концертта якын дуслары Равил Галиев, Рәсим Низамов, Фердинанд Сәлахов һәм башка иҗатташлары да чыгыш ясар дип көтелә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас