+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Кушнаренко - Идел буе театрлары үзәге

Сентябрьдә Кушнаренко районында "Театрлы Идел буе" округ фестиваленең төбәк этабы чикләрендә "Театр рампасы" һәвәскәр театрлар республика фестивале үтәчәк.

Кушнаренко - Идел буе театрлары үзәгеКушнаренко - Идел буе театрлары үзәге
Кушнаренко - Идел буе театрлары үзәге

Проект җитәкчеләрнең һәм һәвәскәр театр коллективларында катнашучыларның һөнәри осталыклары дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән.

Катнашуга, кайсы ведомствога карамастан, театр коллективлары, пантомималар театрлары, агитация-сәнгать театрлары, театр-студияләр, әдәби-шигърият театрлары чакырыла. Катнашучылар яше - 18 яшьтән алып.

Фестивальгә драматик спектакльләр, мини-спектакльләр, кече формадагы спектакльләр (1 - 3 актер катнашлыгындагы моноспектакльләр), балалар өчен спектакльләр, бер актлы спектакльләр, музыкаль спектакльләр, хореографик яисә бию-пластика спектакле, әдәби-музыкаль яисә музыкаль-драматик композицияләр тәкъдим итәргә мөмкин.
Проект ике: сайлап алу һәм финал этапларында үтәчәк.

Фестиваль турындагы положениены БР Халык иҗаты үзәге (РЦНТ) сайтыннан таба аласыз: https://rcntrb.com/ru/dokumenty/polozheniya-festivalej-i-konkursov/10727-polozhenie-o-respublikanskom-festivale-lyubitelskikh-teatrov-teatralnaya-rampa

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Автор:Резида Валитова
Читайте нас