

Алынган акчаны ул, һәрвакыттагыча, авыру балага, мәчеткә ярдәм итүгә һәм башка яхшы башлангычларга юнәлтәчәк. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Быел концертта Салават Фәтхетдинов, Алия Карачурина, Ислам Кәлимуллин, «Ямьле» төркеме, Илмира Нәгыймова, Baby Ti, Раяз Фасыйхов, Искәндәр Вәлиев һәм башка бик күпләр катнашты.
Ришатның концертына Русиянең башка шәһәрләреннән дә килгәннәр. Икенче ел рәттән анда Уфа мэры Ратмир Мәүлиев та килде.
Артист якыннарына, хезмәттәшләренә, командага һәм тамашачыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
"Иң мөһиме - барлык тамашачыларга рәхмәт. Сез - бу чараның җаны. Сездән башка аның мәгънәсе булмас иде. Без бергә зур эш башкардык. Киләсе елда очрашуга кадәр", - дип язган Ришат Төхвәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан