Җырчы сорауларга, кыска, әмма бик төгәл җаваплар кайтарган.
"- Яңа җыр кайчан чыгачак?
- Яңа җырлар өстендә эшлибез. Җыр чыгарам дип, сан артыннан кумыйм.
- Төркемегездә яңа кешеләр бармы?
- Әйе, төркемгә биючеләр һәм баянчы өстәлде. Ниһаять, бу сезонда баянга кушылып җырлый алачакмын.
- Хыянәтне кичерә аласызмы?
- Кичерер идем, дөнья бит бу. Әмма ул кеше белән бергә гомер итә алмасмын, ахры. Башка кияүгә дә чыкмас идем, бәлки.
- Әллә тәнегездән ояласызмы? Ялда булсагыз да, купальниктан төшкән фотоларыгыз аз.
- Ирем каршы".