+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 август 2025, 02:40

"Баланы аларга бирдек тә Себергә киттек..."

Гүзәл Уразова яшьлектәге авыр чорлары турында сөйләгән. 

"Баланы аларга бирдек тә Себергә киттек...""Баланы аларга бирдек тә Себергә киттек..."
"Баланы аларга бирдек тә Себергә киттек..."
Ул ТНВда «Сөйләшергә вакыт» тапшыруы кунагы булган. Бу хакта "Интертат" язган.
 
Алып баручы Лилия Кадыйрова аңа кызыклы сораулар биргән. Менә кайберләре:

"– Әгәр режиссер «Гүзәл Уразова» дигән фильм төшерергә уйласа, син кайсы эпизодларны урап узар, ә кайсыларын яктыртыр идең?

– Мин күбрәк үсмерлек чорын яктыртыр идем. Ул вакыттагы һәр адымым истә. Әби белән бабаем мине җырларга өйрәтте. Ул вакытта мин урындыкка басып җырладым. Болар барысы да кызык булды. Картәти тальянда уйный, мине җырлатырга тырышалар иде. Җырга, музыкага мәхәббәт тудырдылар. Бигрәк кадерле шушы еллар, күбрәк тә күрсәтәсем килә бу вакытларны.

– Әбиең чын-чынлап җырлый башлаганыңны күреп өлгердеме?

– Әбием күреп өлгерде. Беренче уңышларым турында кайтып сөйли идем. Берзаман концертлар белән йөри башладык. Себер ягына концерт белән чыгарга торабыз. Зур «солянка» булырга тиеш. Ул вакытта Элларига 6 ай. Казаннан Себер ягына китеп барабыз. Безнең станция уртада кала. Шул поездга утырдык, ул 2 минут туктап тора, ишек ачылды, әниләр килде, баланы аларга бирдек тә Себергә киттек. Казанга кире кайтканда, баланы шулай безгә кире бирделәр дә, кайтып киттек. Шул заманнарны картәни искә төшерә иде. «И балам, эшегез бигрәк авыр. Юлда, еракта йөрисез», – дип борчылганы истә. Безнең өчен бик сөенде. «Бигрәк зур концертларда йөрисең. Ничек соң?» – дип сорап та куя иде.

– Хәзерге концертларыгызны күрсә нәрсә әйтер иде икән?

– Хәзер ул бу турларга ышанмастыр. Көн дә концерт, кайвакыт көнгә 2 концерт та бирәбез. Егетләр-кызлар «быел 160 концерт булды» дидеме... Үзем принципиаль рәвештә санамыйм. Күпме көч бар – эшлибез. Безне көткән җиргә барабыз. Шушы хәлгә ышанмас, әмма сөенер иде".
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас