+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 август 2025, 05:25

Вилдан "бывший"лардан көнләшәме?

Гаилә бюджеты кем кулында? Гөлназ Асаеваның ире шушы һәм башка сорауларга җавап биргән.

Вилдан "бывший"лардан көнләшәме?Вилдан "бывший"лардан көнләшәме?
Вилдан "бывший"лардан көнләшәме?

Гөлназ Асаева белән аның ире Вилли Олеся Лесная белән әңгәмә корган.

"– Акчаны күбрәк урысча җырларны танытугамы, әллә татарчасына тотасыңмы?

– Урысча җырларны музыкаль мәйданчыкларга гына чыгарам, ә татарчага акча сорыйлар шул. Күп китә. Телеканаллар күп сорый.

– Ротациягә күпме китә айга?

– 150 мең сум!

– Син ул кадәр эшлисеңме соң?

– Юк!

– Гаилә бюджеты кем кулында?

– Бюджет нәрсә ул? (Вилли рәхәтләнеп көлә.) Гөлназның үз акчасы, минеке – үземнеке.

– Гөлназның «бывший»ларына көнләшәсеңме?

– Көнләшәм.

– Кайсына күбрәк? Ришат, Элвин Грей?

– Бөтенесенә дә. Менә икесенә нык көнләшәм.

– Гөлназга иң кыйммәтле бүләк?

– Безнең алай кыйммәтле нәрсәләр алган бармы икән?

– Ник БМВ алдың түгелме соң?

– Ник бүләкмени ул, мин дә анда йөрим бит. Якынча 200 мең сумга сумка алган бар.

– Син «каблук»мы?

– Әйе!

– Гөлназ бит күбрәк сине тыңлыйм, ди.

– Кая тыңлый? Бер дә тыңлаганын ишеткән юк әле.

– Сине еш кына «Элвин Грейның клоны» диләр.

– Әйтми башлаганнар иде бит инде. Каян син әйтәсең? Никадәр шул сүздән котылырга тырыштым.

– Ачуың киләме шулай охшатуларына?

– Килә, әлбәттә, әмма ул бит төшеп калган кешеләрдән түгел, яхшы кешегә охшатулары яхшы.

– Сез Элвин Грей белән нинди мөнәсәбәтләрдә?

– Бик яхшы. Гомумән сөйләшмибез.

Видеоны караучылар Виллины ошаткан. «Юмор хисе шәп!», «Ул миңа икенче яктан ачылды. Аның кебек дус кирәк иде», – дигән комментарийлар калдырганнар.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас