+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
5 август 2025, 15:00

Юлга әзерлексез чыксаң...

Башкортстанда банкетта эшләп, Казанга кайтып барышлый Иркә һәм аның төркеме күңелсез хәлгә очраган.

Юлга әзерлексез чыксаң...Юлга әзерлексез чыксаң...
Юлга әзерлексез чыксаң...
Аларның машинасының тәгәрмәче тишелгән. Алыштырып, тиз генә кайтып киткән булырлар иде дә бит, ләкин… запас тәгәрмәчләре булмаган.

"Запас тәгәрмәч булмау сәбәпле, башланды хәлләр, - дип сөйли бу турыда Иркә. - Фидаил попутка тотып, кире эшләгән җиргә китте. Сәгать биш тулып узды, Фидаил тәгәрмәч ясарга шиномонтаж эзли. Машина табып, киттеләр күрше авылга тәгәрмәч яматырга".
 
 Иркәгә яхшы кешеләр очрап тора Урындагы егетләр гаражларыннан үз тәгәрмәчләрен алып килгән. Акча да алмаганнар. Ничәмә сәгать юлда утырган төркем өчен бу иң рәхәт мизгелләр булган.

«Юлга чыкканда безнең кебек булмагыз, әзерләнеп чыгыгыз», – ди тә кисәтә җырчы дусларын.

Кем шундый ерак юлга запас тәгәрмәчсез чыга инде!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас