Артист хәрбиләргә концерт программасы да әзерләгән. Фирдүс изге күңелле кешеләрне дә үзенә кушылырга, аз булса да ярдәм күрсәтеп, егетләрне тәмле күчтәнәчләр белән сөендерергә чакыра.
«Дуслар, шушы көннәрдә сезнең догалар белән зур юлларга чыгабыз. Егетләр янына барабыз, аларга ярдәм итәбез. Мин үзем белән бәләкәй колонка, баянымны алам. Баргач-баргач, егетләргә берничә җирдә концерт та куеп кайтачакмын. Егетләргә күчтәнәчләр җибәрәсегез килсә, языгыз. Кая килергә икәнен әйтермен. Сезнең күчтәнәчләрне егетләргә җиткерермен.
Әле Түбән Кама Сабантуенда бер апа акча да биргән иде. Барысын да тәртипкә салып, исәп-хисап ясагач, видеолар төшереп җибәрермен. Конфет-печенье, чәк-чәк ярата егетләр. Теләгегез булса, кая китерергә кирәклеген әйтермен. Сезнең исемнән сәламнәр юллармын», – дип сөйли социаль челтәрләрдә Фирдүс.