+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 август 2025, 11:00

"Аю күргәч, шок хәлендә калдык..."

Җырчы Гөлназ Асаева ялда аю һөҗүме белән бәйле вакыйгага ачыклык кертте.

"Аю күргәч, шок хәлендә калдык...""Аю күргәч, шок хәлендә калдык..."
"Аю күргәч, шок хәлендә калдык..."
Ул аңлатмалар белән видео яздырган, чөнки «күп ялган мәгълүмат» таратыла, дигән.

"Без клип төшерергә булдык, бөтен команда белән локациягә киттек. Клипның сценарие катнашучыларның һәркайсы алдан пранк әзерләүдән гыйбарәт иде. Ләкин бу турыда беркем дә белми. Нәтиҗәдә, безнең концерт директоры Вадим кулга ияләштерелгән аюны без төшерү үткәргән локациягә чакыртырга булды. Әлбәттә, без аны күргәч, шок хәлендә калдык, акырдык һәм чинадык. Мин, без гомеребезнең соңгы секундларын яшибез, дип уйлаган идем, чөнки аю туп-туры безгә таба йөгерде", - дип сөйләде артистка.

Аның сүзләренчә, аннары концерт директоры аларның барысын да тынычландырган, аюга кулын сузган, ләкин тегесе аны эләктереп алган. Иргә беренче медицина ярдәме күрсәтелгән, ул өендә.
 
Гөлназга усал комментарийлар язалар. "Хайпанула хорошо" дигән берсе. Аңлатма бирер өчен нигә бер тәүлек көтәргә иде соң, дип сораучылар да бар. 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас