

Фирдүс Тямаев июль йомгаклары буенча рейтингта беренче булды. Бу хакта «Еду в Татарстан» Телеграм-каналы хәбәр итә дип яза «Татар-информ».
Унлыкка шулай ук Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин (Элвин Грей), Илмира Нәгыймова, Ринат Рәхмәтуллин, Рифат Зарипов, Айдар Галимов һәм Илсөя Бәдретдинова кергән.
Рейтинг артистлар телгә алынган язмаларның санына һәм популярлыгына нигезләнеп төзелгән. Проект авторлары әйтүенчә, әгәр исемлектә кемдер юк икән, димәк, ай дәвамында телеграм-каналларда аларны телгә алу теркәлмәгән яки алар тиешенчә сизелерлек булмаган.
Фото: интертат