+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 август 2025, 02:40

Гөлназ Асаева төркеменә аю һөҗүм иткән (видео)

Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева кичә сторисларда коточкыч видео белән уртаклашты: пикник вакытында аларның командасына аю һөҗүм иткән.

Гөлназ Асаева төркеменә аю һөҗүм иткәнГөлназ Асаева төркеменә аю һөҗүм иткән
Гөлназ Асаева төркеменә аю һөҗүм иткән

Җырчы команда белән табигатьтә ял итәргә карар кылулары турында сөйләде. Бөтен кирәк-яракны җыялар да чыгып китәләр. Утта яшелчә һәм ит кыздыралар, гитарага җырлар җырлыйлар. Шуннан соң аларның лагерена таба аю йөгерүе видеосы пәйда булды.

Мөгаен, аны шау-шу һәм ризык исе җәлеп иткәндер. Кадр артында: "Качыгыз!» дигән сүзләр ишетелә. Гөлназ аны видеога төшереп өлгергән. 

Зыян күрүчеләр дә бар. Җырчының бер фотосында ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында утыра - аның күлмәге канга баткан. Мөгаен, бу җырчының концерт директоры Вадим Фәтхинуровтыр. Ул хәзер ни хәлдәдер, билгесез, социаль челтәрләрдә җырчы башка берни дә куймады. Ул команда белән кайда ял иткәнен дә аныкламый.

Җырчы һәм аның төркеме белән барысы да әйбәттер, дип өметләнәбез.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас